Үзәк мәчетнең Чүпрәлегә килеп кергән урында төзелүе дә үзенә бер күркәмлелек өсти. Әлеге юл буенча китеп, икенче якта проваславие динендәгеләр өчен чиркәү төзелешенең алып барылуы да районыбызда татарлар һәм чуваш милләте вәкилләренең дус-тату яшәвен янә бер кат искәртеп торачак.
Чара Изге Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте. Аны Ринат Аймәт улы Хәйретдинов башкарды.
-Бүген без үзалдыбызда зур бурыч куябыз. Шулай да, Чүпрәледә көчле һәм тырыш кешеләр яшәвенә иманым камил һәм әлеге Аллаһ йортын төзеп чыгарбыз, дип ышанам,-диде район башлыгы Александр Шадриков тантананы ачып.
Татарстан мөфтие ярдәмчесе Фирдүс хәзрәт Галиуллин: ”Бүген республикада 1500дән артык гыйбадатханә эшләп килә. Мәчетле авылларыбыз ел саен арта бара. Татарларда “Башланган эш, беткән эш” дип әйтәләр. Изге эштә Аллаһ сезгә ярдәмче булсын,”дип изге теләкләрен ирештерде. Ул югары Ислам университетында теләге булганнарны укырга чакырды. Уку йортын тәмамлап авылларга кайтып эшләүче шәкертләр өчен республикада грант программалары эшләвен әйтеп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да чүпрәлеләрне тарихи вакыйга белән котлап, изге эшнең хәерле булуын теләде һәм хәйрия ярдәмен әрҗәгә салды.