"КАМАЗ" "Юбилей" автоузышы үткәрә

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
"КАМАЗ" ААҖ КАМАЗ төзелә башлауга 45 ел тулуга һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган "Юбилей" автоузышын үткәрә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.

Чара "Авыл хуҗалыгын үстерү һәм 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу" дәүләт программасын үтәүгә өлеш кертү максатыннан үткәрелә.   Автоузыш кысаларында Самара, Пенза, Тамбов, Воронеж, Липецк, Курск, Белгород, Ростов-Дон, Краснодар, Ставрополь шәһәрләрендә булу планлаштырыла. Чарада "КАМАЗ" шассиендагы прицеплы ике берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы катнаша.  

Автоузыш бүген, 15 октябрьдә Чаллыда башлана/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International