Депутатлар яңа парламентка зур өметләр баглый...

2014 елның 12 июле, шимбә
Билгеле булганча, 8 июль көнне Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары соңгы утырышларын уздырды. Соңгы биш елда парламент эшчәнлеген алар ничек бәяли, киләсе чакырылыш депутатларына нинди өметләр баглый - болар турында без депутатларның үзләреннән сораштык.
 
Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

Мин үземнең хезмәттәшләремнең эшчәнлегеннән кәнагәть. Бик тырыштылар, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән законнарга да үз өлешләрен керттеләр. Мәсәлән, "Мәгариф турындагы" федераль канунны эшләгән вакытта без Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты белән тыгыз элемтәдә тордык. Алга таба да шулай дәвам итәр, яңа депутатлар белән бик матур итеп эшләрбез дигән теләктә калам. Киләсе чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары хәзерге парламент вәкилләренең иң яхшы, уңай якларын алып калсын иде.

Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе:

Киләчәктә Россия субъектларының вәкаләтләре киңәйтелсә - яхшы булыр иде, чөнки төрле төбәкләрдәге мәсьәләләрне бертөрле юл белән хәл итеп булмый. Хәер, Россия өчен гомуми мәсьәләләр дә юк түгел. Мәсәлән, милек хокукларын беркетү юридик яктан һаман да тиешенчә камилләштерелмәгән. Җир белән бәйле проблемаларны да тулысынча чишелгән дип әйтеп булмый. Бу мәсьәләләрне төбәкләр үзләре генә хәл итә алмый, аларны федераль дәрәҗәдә карарга кирәк. Шуңа күрә субъектлар тарафыннан төрле башлангычлар күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
Билгеле булганча, күптән түгел "Бердәм Россия" праймеризга нәтиҗәләр ясады. Депутатлыкка кандидатлар арасында эре предприятие җитәкчеләре дә, эшмәкәрләр дә бар. Бу дөрес карар, чөнки хәзер закон чыгару тармагы үзгәрешләр чоры алдында тора. Бүгенге шартларда яңарыш процессы эшмәкәрләр катнашыннан башка гына бара алмый. Шуңа күрә алар "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан депутатлыкка кандидатлар буларак тәкъдим ителә дә инде.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе:

Мин дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының эшен бик югары бәялим. Без законнарга үзгәрешләр кертеп кенә калмадык, ә моңа кадәр булмаган өр-яңа кануннар да кабул иттек. Мәсәлән, Татарстанның "Мәгариф турында"гы законы инде бик тә искергән иде. Еллар узган саен укучылар да, уку йортлары да шактый зур үзгәреш кичерде. Өстәвенә, мәгариф системасында да зур реформалар булды. Шуңа күрә безгә бу законны өр-яңадан язарга туры килде. Шул рәвешле, "Мәгариф турында"гы яңа канун искесенә үзгәрешләр кертү аша түгел, ә тәфсилле, төпле, нигезле итеп, төптән уйлап эшләнде.
Тагын бер мөһим закон - татар телен дәүләт теле буларак файдалану, куллану белән бәйле. Билгеле булганча, республикада ике дүләт теле. Рус телен ничек кулланырга икәнлеген беләбез, ә менә татар телен файдалану белән бәйле закон юк иде. Бу канунны әзерләү шактый катлаулы булды , чөнки без аны бик киң даирәдә эшләдек.
Ислам динен кабул итү көнен истәлекле дата ясауга бәйле канун турында аерым әйтеп китү кирәк. Якынча ике ел элек кабул ителгән бу канун 21 май көнен истәлекле дата итеп билгеләде. Истәлекле даталар һәм бәйрәм көннәре турындагы законга Ураза гаетен - бәйрәм көне, ял көне итеп беркетү дә шушы елларда тормышка ашырылды.
Киләсе чакырылыш депутатларына килгәндә исә, минем өчен парламентның иң кызыклы чоры 90нчы елларда булды. Анда оппозиция дә көчле булды, төп депутатлар да бар иде. Сүз алышу, сүз көрәштерүләр бик актив барды. Мин киләсе парламентны менә шундый булсын иде дип телим. 15-20 депутат кына актив эшләп утырмасын иде. Законнар кабул итү эшчәнлегендә аларның һәммәсе катнашыр, дип өметләнәм.

Рафаэль Хакимов, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты:

Депутатларның төп максаты - законнар кабул итү. Алар республикадагы вәзгыять торышыннан, халыкны борчыган мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Республика законнарын федераль кануннарга туры китерү генә җитми, алар, беренче чиратта, халыкта яклау табарга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә - безнең законнарның күбесе федераль кануннарга караганда яхшырак булып чыга. Тик ничек кенә булмасын, аларны федераль дәрәҗәдәге кануннарга туры китерү таләп ителә. Шуңа күрә төп теләгем - Россия җитәкчелеге бу турыда уйлансын иде. Шул чакта субъектлар "өскә" генә карап түгел, ә үз төбәкләре өчен төрле яңа мөмкинлекләр табып эшли башлар иде. Шулай булганда икътисад алга таба камилләшәчәк. Ә яңа чакырылыш депутатларына теләгем - республика мәнфәгатьләрен тагын да тырышыбрак якларга кирәк, чөнки Татарстан ˜– Россиядәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе.

Рәмзия ЗАКИРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International