Татарстанда дуңгыз үстерү арткан, сөт җитештерү кими

2014 елның 12 июле, шимбә
Кичә Яр Чаллыда “Челны-Бройлер” ҖЧҖдә ТРда терлекчелекнең торышы һәм перспективалары мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Чарада РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. катнашты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышында хәбәр иткәнчә, ярты елда Татарстанда, 64 млрд.сумлык барлык категория авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.

Үткән елның шушы чорына авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы индексы 100,1 процент тәшкил иткән. Барлык категориядәге сөт 864,4 мең т җитештерелгән, 245,1 мең т терлек һәм кош үстерелгән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан савым 2339,0 кг булган. 2014 нче елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХда акчалата табыш 30,7 млрд. сум булган (үткән елга 117 процент). Аның 4,3 млрд. сумы дуңгыз итенә туры килгән (14 процент), мөгезле эре терлек - 3,99 млрд. (13), кош ите - 6,14 млрд. (20), сөт - 9,82 (32), үсемлекчелек - 3,68 (12), йомырка - 1,23 млрд. сум (4) һ.б.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 2014 нче елның 1 нче июленә булган мәгълүмат буенча Татарстанда 1 млн. 69 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, 536 мең дуңгыз, 408 мең сарык һәм кәҗә, 16,4 млн. баштан артык кош. Республикада терлек азыгын әзерләү тулы куәт белән бара. Бүгенгә шартлыча 1 баш терлеккә 10 ц артык терлек азыгы әзерләнгән.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Владимир Лабинов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан илдә, чалу өчен, тере авырлыкта терлек һәм кош производствосы буенча икенче урын алып тора. Агымдагы елның I кварталында барлык категория хуҗалыкларда, чалу өчен, тере авырлыкта терлек һәм кош производствосы 111,3 мең т, яки үткән ел дәрәҗәсенә 100,9 процент тәшкил иткән.

Чалу өчен, тере авырлыкта дуңгызлар производствосы 7,4 процентка арткан. Шул ук вакытта мөгезле эре терлекнең, сарыкларның һәм кәҗәләрнең саны кимү, барлык категория хуҗалыкларда сөт производствосы күләменең кимүе күзәтелә.

Киңәшмә барышында РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Николай Федоров төбәктә терлекчелектә вазгыятьне оптимизацияләүгә юнәлдерелгән бурычлар билгеләде. “Лидер булу даими рәвештә планканы күтәрү бурычын билгели”, - дип ассызыклады ул. Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан күп позицияләр буенча тармакта лидер булып тора, ләкин омтылыр нәрсә бар. “Без бүген көндәшле даирәдә һәм сезнең яңа чишү юллары, алдагы үсешкә яңа иҗади якын килү юлларыгыз булуын телибез”, - диде ул.

Чара соңында Россиянең авыл хуҗалыгы министры Татарстанның агросәнәгать комплексында алдынгы хезмәтчәннәргә ведомство бүләкләрен тапшырды һәм журналистларның сорауларына җавап бирде, дип яза "Татар-информ".
Киңәшмә алдыннан Николай Федоров, Илдар Халиков, Марат Әхмәтов “Челны-Бройлер” ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты.

Исегезгә төшерик: кичә Николай Федоров “Миннехузина М.Н” КФХ терлекчлек фермасында, “Кама” Агрофирмасы” ҖЧҖ орлык заводында, чөгендер кырында һәм “Камский бекон” ҖЧҖ терлек чалу комплексында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International