Июль аенда Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары концертлары узачак. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла.
«Йолдызлык» җитәкчеләре хәбәр итүенчә, анда фестивальдә җиңгән 170 башкаручы Кырымның иң яхшы яшьләр коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Беренче концерт 13 июльдә Севастопольнең Флот офицерлары йортында тәгаенләнгән. Чара Татарстан җитәкчелеге һәм Кара диңгез флоты командованиеся ярдәме белән оештырыла. Концертка Татарстаннан хәрби хезмәт узучы 300дән артык егет чакырулы.
20 июльдә Татарстан артистлары Кырым ансамбльләре белән бергә Бахчасарай шәһәренең үзәк мәйданында чыгыш ясаячак. 22 июльдә тамаша «Артек» балалар үзәге сәхнәсенә күчәчәк. Балалар һәм яшьләр өчен танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре осталык дәресләре, тренинглар уздырыр дип көтелә.