“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотоконкурсы башланды

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген Татарстанда “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” (“Наша республика: гордимся и любим”) бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар - “Команда 2013” һәм “Кадровый резерв” ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramga үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган.

“Татарстанда горурланырлык нәрсәләр бар, һәм дөнья аның турында белергә тиеш”, - дип билгеләде “Кадровый резерв” башкарма директоры Валентин Шихобалов.

Конкурска старт бүген Казан халыкара аэропортында, Кырымга җәйге сменага китүче “Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр иҗат фестивале җиңүчеләрен озатканда бирелде.

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” (“Наша республика: гордимся и любим”) бөтенреспублика фотоконкурсын оештыручылар Татарстанның матур күренешләре һәм #нашареспублика хэштегы белән 100дән артык открытка таратты.

Казаннан яшь йолдызларның гастрольләре программасында - Севастопольда, Бакчасарайда, “Артек” лагеренда Кырымның яшьләр коллективлары белән уртак чыгышлар. ТР балалары коллегаларына истәлек сувенирлары сыйфатында ТР күренешләре белән открыткалар бүләк итәр дип көтелә. Шулай итеп, акцияне оештыручылар бөтен Россиядә барлык яшьләрне конкурста катнашырга өнди.

Конкурста катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк, шулай ук тема ирекле дә була ала. Иң мөһиме - фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга кирәк. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 нчы августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Жюри берничә критерий буенча материалларга бәя бирәчәк.

Сентябрь башында нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International