Татарстанда алдагы ТР Дәүләт Советына сайлауларга 200дән артык кандидат тәкъдим ителгән

2014 елның 11 июле, җомга
Татарстанда алдагы ТР Дәүләт Советына сайлауларга 200дән артык кандидат тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар буенча сайлау кампаниясе дә, кандидатларны тәкъдим итү процессы да кызган чак, дип билгеләде утырыш башында Әгъзам Гобәйдуллин. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 231 кандидат тәкъдим ителгән, шул исәптән 144е - бердәм республика сайлау округы буенча партия исемлеге нигезендә, ә 87се - үзләрен тәкъдим итү тәртибендә һәм сәяси партияләрдән бер мандатлы округлар буенча.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең документларны кабул итү буенча эш төркеме, ял көннәрен исәпкә алып, көн саен эшли. Тәкъдим итү өчен бирелгән барлык документлар тикшерелә, партия вәкилләренә кирәк булганда вакытында методик ярдәм күрсәтелә, дип билгеләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Бүгенгә 16 сәяси партия ТР Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатлар исемлеген

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International