Быел октябрь азагында Россия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә вакыт зоналары тугыздан унга кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самара өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда барачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның да керү ихтималы бар иде.
Сәгатьне елына ике тапкыр ким дигәндә 110 илдә күчерәләр. Әлеге көндезге вакытны эффектив куллану өчен XIX гасырда Яңа Зеландия галиме тәкъдим иткән булган. Россиядә сәгатьне 1917 елда күчерә башлаганнар, әмма бу бер елдан туктатылган. 1930 елда бер вакыт сәгатькә алга күчерелгән. Язгы-кышкы вакытка күчү 1981 елда кире кайтарылган.
2011 елда ул чордагы президент Дмитрий Медведев "сәгать күчерү кешеләргә стресс", дип бу чараны туктаткан.