Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе “кайнар” линия ачты

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен “кайнар” линия ачты. Телефон аша 14 сентябрьдәге 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына кагылган сораулар буенча консультация алырга мөмкин.

“Кайнар” линиягә 2014 нче елның 1 июленнән 15 сентябренә кадәр эш көннәрендә сәгать 10.00-18.00да (843) 292-85-14, 292-56-42 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 14 сентябрьдә линия сәгать 7.00дән алып 15 сентябрьдә сәгать 9.00га кадәр эшләячәк.

“Гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаячак. Әгәр дә мөрәҗәгатьтә гражданнарның сайлау хокукларын бозу билгеләре табылса, законны бозу очракларын булдырмау буенча барлык кирәкле чаралар күреләчәк”, - дип ышандырды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Хәзергә “кайнар” линиягә 11 кеше шылтыраткан. Бирелгән сорауларның күбесе депутатлыкка кандидатларны һәм сәяси партияләрне тәкъдим итү һәм теркәү белән бәйле. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә, тавыш бирү көненә якынлашканда, гражданнарның активлашуын көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International