Бүген Россиядә Хәрби дан көне - Полтава сугышы (1709 г.)

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бөек Төньяк сугышының хәлиткеч бәрелеше булган Полтава сугышы 1709 елның 8 июлендә (27 июнь) була. Анда Петр 1нең рус армиясе һәм Карл XIIнең швед армиясе бер-берсенә каршы тора.

Петр патша Швециядән Ливонияне тартып алып, яңа шәһәр-крепость - Санкт-Петербургны төзегәч, Карл Росиянең үзәгенә һөҗүм итеп Мәскәүне алырга ниятли. Ләкин Полтавага килеп җиткәндә ул яраланган була, армиясенең өчтән берен югалта, җитмәсә тылына казаклар һәм калмыклар һөҗүм итеп тора. 11 майда Карл Полтаваны камап ала, әмма 4200 солдат белән 2600 кораллы шәһәр кешесеннән торган, полковник А.С.Келин командалыгындагы гарнизон нык тора. Май ахырына шәһәр янына Петр патша командалыгында рус армиясенең төп көчләре килеп җитә.

Полтава сугышы нәтиҗәсендә Карлның армиясе яшәүдән туктый, король үзе Төркия империясе җиренә качып китә.

Полтава сугышында җиңү беренче тапкыр зурлап 2009 елда - аның 200 еллыгында бәйрәм ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International