Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәледә озак еллар бергә яшәүчеләрне хөрмәтләделәр
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Гаилә гомер-гомергә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы бер өлеше булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, тугрылык кебек сыйфатларны сеңдерә. Хөрмәт, туганлык хисләренә, милли гореф-гадәтләргә дә нигез гаиләдә салына.
8 июль-илебездә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне соңгы елларда популярлаша бара. Ул кешеләрне гаилә темасы тирәсендә берләштерә, рухи сәламәтлек проблемаларына игътибар юнәлтергә булыша.
Гаилә традицияләрен саклап, бер-беренә тугры булып озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районыбызда бик күп. Әлеге гаиләрне нәкъ менә бәйрәм көнне хөрмәтләү район ЗАГС бүлегендә күркәм төс ала. Быел да бу көнне бәйрәм чарасына шундый 15 ләп гаилә җыелды. Шуларның берсе – Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар. Аларның гаилә коруларына быел 55 ел вакыт узып киткән.
-Тормыш йөген тарта-тарта еллар узганы сизелмәгән дә, әле ярый менә шундый бәйрәмнәр ясап, искә төшерүчеләр бар рәхмәт, -диләр алар.- Гаиләнең нигезе – хатын белән ир мөнәсәбәтендә, аларның сабырлыгында. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен иң әүвәл сабырлык кирәк.
Сабирҗановлар биш кыз бала үстерәләр, бүгенге көндә авылда төп нигезне тулыландырып, балалар, оныклар кайтуын көтеп, тигез гомер итәләр. Ә балалар, оныклар исә өйгә сукмакны суытмыйлар: килеп хәлләрен белеп, булышып торалар.
Иске Кәкерледән Әнисә һәм Шәфик Иматдиновлар, Яңа Элмәледән Лидия һәм Григорий Назаровлар, Иске Шәйморзадан Ханифә һәм Җәүдәт Хөсәеновлар, шулай ук, әлеге авылдан Солтания һәм Азат Алиуллиннар, Яңа Кәкерледән Кәүсәрия һәм Нургасим Садыйковлар, Иске Ишледән Кәүсәрия һәм Гена Нигматуллиннар, Городищедан Раиса һәм Петр Ильиннар, Татар Убиеннан Фарзания һәм Әмирҗан Асматулловлар, Алешкин-Саплыктан Раиса һәм Михаил Юдиннар, Иске Чүпрәледән Флюра һәм Фиркать Җәлаловлар һәм тагын бик күп парлар да тормыш юлларын соклангыч итеп узалар. Иске Чүпрәледән Җәлаловлар гаиләсе исә быел Алтын туйларын билгеләп үтәләр. Бәйрәмдә алар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар.
Бергә гомер итүнең изумруд елларын билгеләүче парларга Озынгомерлелек сертификатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
– Гаилә – ул дәүләтнең нигезе. Менә шундый тату гаиләләребез күбрәк булган саен илебез дә, районыбыз да нык булачак. Яшьләребезнең гаилә корганда шуны онытмавын телим. Үрнәк итеп менә шушы сертификатларны аларның күз алдына торсын, – диде юбиляр гаиләләрне бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлсирә Галләмова юбилярга бәхетле картлык, исәнлек теләде.
Чарага чакырылучы гаиләләрне хөрмәтләп сәхнә түреннән җырлар агылды. Дистәләгән еллар буе тормыш диңгезендә бергә йөзгән әлеге гаиләләрнең “Аллага шөкер, матур яшәдек”, – дип әйтергә тулы хаклары бар. Һәр аткан таң бәхет нуры сирпеп, мәхәббәт хисе күңелләрен гомер буе яктыртып, җылытып торсын иде.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз