Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
“Халыкчан социаль проектлар“ республика конкурсына Чүпрәле ике проект тәкъдим итә
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
“Халыкчан социаль проектлар“ республика конкурсына Чүпрәле ике проект тәкъдим итә
Республикада муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында “Халыкчан социаль проектлар“ республика конкурсы старт алды.
Идея ничек туган?
Әлеге конкурсны уздыру карары республикада “Бердәм Россия” көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, Татарстан Министрлар Кабинетының мондый конкурс уздыру турында карары кабул ителде һәм Татарстан Икътисад министрлыгына тиешле йөкләмә бирелде.
Конкурс өч этапта уза
2014 елның 2 июленә кадәр конкурска һәр район һәм шәһәр округыннан икешәр социаль әһәмиятле проект тәкъдим ителде.
Конкурсның беренче этабы 7-10 июльдә үтә. Бу көннәрдә проектлар презентацияләнә. Финал этабы исә 15 июльгә билгеләнгән. Аның нәтиҗәсендә, 10 җиңүче проект һәм 43 лауреат билгеле булачак. Проектны тормышка ашырырга тотылачак чыгымнарның 40 проценты муниципаль районның үз бюджетыннан җәлеп ителә, ә 60 процентын грант буларак, республика бирә. Җиңүчеләр 1 млн. сумга кадәр грант, лауреатлар 580 мең сум алачак. Бүләк фондының гомуми күләме–35 млн.сум. Проектлар 1 октябрьгә кадәр тормышка ашырылачак.
Чүпрәле районы әлеге конкурска ике проект тәкъдим итә. Аның берсе–“Тату өйалды” (“Дружное подворье») мәдәни-проект, икенчесе–“Ачык һава астындагы хәрби һәм гражданлык техникасы музее” хәрби-патриотик проекты.
“Тату өйалды” проекты
Чүпрәле җирлегендә татарлар һәм чувашларның дус яшәвен, аларның көнкүрешен, йолаларын, традицияләрен чагылдырачак. Район крайны өйрәнү музее артында урын алачак әлеге “Тату өйалды” проекты районга килгән кунакларны каршы алу, халык өчен ял итү урыны, мәдәни-массакүләм чаралар, иҗади шәхесләр белән очрашу урыны да булачак.
“Ачык һавадагы музей”
Чүпрәле җирлеге Советлар Союзы Геройлары, Дан Ордены кавалерлары кебек бөек шәхесләр үстергән төбәк. Бөек Ватан сугышында 14 меңнән артык якташыбыз якты тормыш өчен көрәшкән, шуның җиде меңнән артыгы гына кайта алган. Батырларыбызга булган хөрмәт, үсеп килүче яшь буында патриотик тәрбияне, туган җиргә, кешеләренә булган хөрмәтне үстерү икенче проектта максат итеп куела. Ул ике юнәлешне үз эченә ала: хәрби техника экспозициясе, ягъни биредә хәрби техника: самолетлар, танклар һ.б. урын алачак. Һәм икенче юнәлеш –“Хәрби дан” аллеясы, биредә каһарманнарыбызның исемнәре мәңгеләштереләчәк.
PS. Әлеге материал әзерләнгән көннәрдә ике проектта Татарстан Икътисад министрлыгында презентацияләнде. Әлеге хакта тулырак киләсе саннарда язарбыз.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз