Чүпрәледә уракка әзерләнәләр

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Уракка төшәргә санаулы көннәр калып бара. Һәрбер эшне беренчеләрдән булып башларга һәм эшләп куярга күнеккән “Цильна“ җәмгыятендә шушы көннәрдә комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Җәмил Шәрипов белдерүенчә, планлы нигездә алып барылган һәрбер эш кебек, җәмгыятьтә монысы да соңгы көнгә калдырылмый. “Комбайннарны барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, вакытыннан алдарак карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә. Төгәлсезлекләр ачыклана, төзекләндерергә вакыт кала“,- ди ул.

“Цильна“да 7 комбайн урып-җыюда катнашачак. Бүгеннәрдә “Ак Барс-Чүпрәле“  агрофирмасы үзенең 21 комбайнының әзерлеген тикшерде. Якын көннәрдә исә “Комбайннар парады“ районның ике төбәгендә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International