Бәйрәм уңаеннан котларга дип килгән кунакларны Әнвәр ага аяк өсте, ишегалдыннан ук каршы алды. Абзардан малкайларын карап йөреше булган. Аның әлеге шөгыленә, өйдә бер дә тиктормас, хезмәттән башка яши алмавына йомшак кына шелтә белдереп, килене Сиринә ханым да чыгып җитте.
Әнвәр абый төп нигездә улы Фәрит һәм килене Сиринә тәрбиясендә гомер кичерә, инде аларның балалары үсеп җитеп, туган йорттан чыгып киткәннәр. Кызганыч, моннан, җиде ел элек тормыш иптәше Мөшфика апа да бакый дөньяга күчкән.