Бу бәйрәмнең идеясе моннан берничә ел элек Владимир өлкәсендәге Муром шәһәре кешеләрендә туган. Бу шәһәрдә христиан никахының химаячеләре ирле-хатынлы изгеләр Петр белән Феврония күмелгән. 8 июль аларны искә алу көне булып тора.
Яңа бәйрәмнең инде “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән истәлек медале дә бар, аны шушы көнне тапшыралар. Россиядә мәхәббәт символы итеп саналган ромашка чәчәге бу бәйрәмнең дә символы булып тора.