Татарстанга быел, законлы рәвештә, 63 мең чит ил гражданы күчеп килгән

2014 елның 4 июле, җомга
Быел Татарстанга, законлы рәвештә, 63 мең чит ил гражданы күчеп килгән. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов хәбәр итте.

Күченеп килүчеләр арасында 18 яшькә кадәрле 2420 бала, пенсия яшендәге 2085 кеше һәм эшләргә рөхсәте булган 10,9 мең кеше бар.

Чит илдән Татарстанга күченеп килүчеләр арасында күпчелекне ир-егетләр тәшкил итә (84,4%). Хатын-кызлар исә, аларга караганда, бермә-бер азрак (15,6%).

“26нчы июньгә булган мәгълүматлар буенча, барлыгы 4,5 меңгә якын чит ил гражданына ТР территориясендә эшләргә рөхсәт кәгазе бирелгән. Барлыгы 17,3 мең патент теркәлгән, шуларның 16,4 меңе чит ил гражданнарына инде бирелгән”, - дип хәбәр итте Рөстәм Вәлиуллов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International