Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә җиде спорт мәйданчы ачыла
2014 елның 4 июле, җомга
Балалар компьютер артында утыра хәзер дисәк тә, җәй көннәрендә компьютерлар бушап тора азрак. Безнең урам малайларын да бу чорда урамда еш күрәм. Я футбол уйныйлар, я волейбол. Бу уеннар мәйданчыгы булып аларга әлегә буш торган урын хезмәт итә иде. Әмма быел күршеләр әлеге мәйданнан колак какты, әлеге урынның хуҗалары йорт җиткезде һәм шунда яши дә башлады. Яшүсмерләр турыларында да туп тибеп карады, әмма күңелләренә хуш килмәде ахрысы, уйнаганнары күренми башлады. Беркөнне исә Ильназ Шәрәфетдинов белән юлда очраштык.
–Апа, бу безнең янда төзелә торган спорт мәйданчыгының ишекләре кичен ачык булырмы икән? –дип сүз катты ул.
Аңладым инде, “Акчарлак“ йөзү бассейны янындагы мәйданчык турында соравы. Күпләрне кызыктырырлык итеп төзелеп килә шул ул. Сазлыкны киптереп, әрәмәлекне чистартып, яшел үлән дә чәчеп куйдылар, шунда ук балалар бакчасы да. Бу көннәрдә генә шундый ук челтәр эченә спорт җайланмалары да урнаштардылар кебек, шулай күренде. Чөнки сүз дә булган иде җимереп булмый торган (антивандальный) спорт җиһазлары булачак анда дип.
Күрше егетенең соравын җавапсыз калдырып булмый бит инде, сорашырга тотынган идек тә, менә нәрсәләрне белдек.
Соңгы елларда Татарстан күләмендә, шул исәптән безнең районда да, спорт мәйданчыклары төзү, спорт залларын ремонтлау һәм аларны яңа жиһазлар белән тәэмин итү актив төс алды. Беләсездер, күптән түгел генә йөзү бассейны эшли башлаган иде. Һәм, халыкның игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан, мондый инициатива белән “Бердәм Россия“ партиясе чыкканыннан да хәбәрдарсыздыр. Хәзерге вакытта да районда тугыз миллион чамасы сумны тәшкил иткән җиде спорт мәйданчыгы төзелә. Бишесе (Ильназны кызыксындырганы шуларның берсе) район үзәгендә булса, калган икесе Алешкин-Саплык һәм Кече Чынлы авылында урын алачак. Заманча итеп эшләнә бу мәйданчыклар, чирәменә кадәр чит илнекен җәяләр. Билгеле, һәркемне кызыктырырлык. Монда минифутбол, теннис, волейбол уйнап булачак икән. Уен өчен кирәк җиһазлар инде урнаштырылган, чирәме дә шул көннәрдә җәеләчәк. 9 августка ачылачак, дип вәгъдә итә район җитәкчелеге.
9 август–Физкультурачылар көне. Безнең якның да күренекле спорт мастерлары, көрәшчеләре бар һәм булган бит. Спорт белән ныклап торып шөгыльләнергә мөмкинлек биргән мондый мәйданчыклар тагын да шундый, үзебездән чыккан, спорт мастерларының исемнәрен барларга ярдәм итәр, бәлкем. Һәрхәлдә, бүгенгесе куанычлы әле аның: Ильназ, Нәфис кебек үсеп килүче, тиктормас егетләргә спорт белән шөгыльләнергә урын була. Күршемнең соравын да ачыкладым–кичен дә ачык булачак, диделәр.
–Файдалануга тапшырылганнан соң мәйданчыклар авыл җирлекләре Советлары балансында булачак,-диде районның архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдинов.
Димәк ки, теләгән кеше мәйданчыкка килә алырлык мөмкинлекне дә авыл җирлеге тудырачак. Билгеле вакытларда, әлбәттә. Җәен, кичке 23.00 сәгатьтән соң балигъ булмаганнарга урамда күзәтүчесез калырга ярамаганлыгын да онытмыйк.
Лилия Шәрәфетдинова:
–Балалар шатлана инде. Хәрәкәтләнүләре – сәламәтлек бит. Әлеге мөмкинлекне тудырачак спорт мәйданчыгы төзелүгә без дә бармак аша гына карамыйбыз. Балаңа әйбәт булганда, әти-әни икеләтә бәхетле. Тизрәк ачылсын иде инде.
Нина Долгова:
–Шәһәргә барган идем, олысының-кечесенең триколарын киеп алып, махсус урыннарда йөгерүләрен, спорт белән шөгыльләнүләрен күреп кайттым. Авыл баласына өлкәннәр башка эшләрне күбрәк куша: печән чаптыра, кипкәнен өйдертә, мал-туар карата. Без күпкатлы йортларда яшибез, әллә куанычка, әллә кызганычка, балаларның да, әти-әниләрнең дә андый мәшәкате юк. Шуның өчен дә мондый спорт мәйданчыгы әллә кайчан кирәк иде инде. Тибелгән тупның кемнеңдер тәрәзә пыяласын коеп төшерүдән дә куркып торасы юк...
Гелинә Исланова:
–Сәламәт буласың килсә-спорт белән шөгыльлән, диләр. Чүпрәледә бассейн ачылгач та күпләр “анда кем генә йөрер икән“, дип шикләнеп караган иде. Күнеп китте бит халык. Хәтта Нагаткинодан кадәр дә киләләр дип сөйләделәр. Бәлки, мәйданчык белән дә шулай булыр, балалар гына түгел, урта яшьләрдәгеләр дә анда үзләренең сәламәтлеген ныгытыр.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз