Түр яктагы урыны янында Факия әбинең кәрәзле телефоны бәйрәм көнне тынып та тормады. Балалары, оныклары әбиләренең хәлен белешеп, туган көне уңаеннан котлауларын җиткерәләр. Шул көннәрдә бәйрәменә сөенеч булып, Чита якларында армия хезмәтен үтәгән оныгы Илсур кайтып җитәсе икән. Юлда вакытта ул да әбисенә изге теләкләрен теләде.
Факия әбинең авыр сугыш елларында башкарган хезмәтен, район, илебез үсешенә багышлаган гомерен олы бәяләп, район башлыгы Александр Шадриков Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерде һәм бүләк тапшырды.
-Бүген бии торган көн бит,-дип район башлыгының шаяртуына каршы Факия әби: “Ә нишләп биемәскә, сугыш еллары түгел лә. Хәзер бөтен нәрсә бар, ил-көннәребез генә тыныч булсын, дип теләктәшлек белдерде.