Катнаш система буенча

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Татарстан Дәүләт Советы республика парламентына V чакырылыш депутатларын сайлау вакытын 2014 елның 14 сентябренә билгеләде.
 
Русиядә сайлау системасына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, сайлау турында законнарга кагылышлы кайбер үзгәрешләр Татарстанда да кертелде. Бу юлы республика парламентына сайлау инде катнаш система буенча үткәреләчәк. Анда сайланырга тиешле 100 депутатның 50се - партия исемлекләре буенча, ә калган 50се - бер мандатлы округлардан сайланачак. Сәяси партияләргә парламентка үтү өчен куелган киртә дә хәзер 5 процент кына итеп калдырыла (элек ул 7 процент иде). Депутатлыкка кандидатларны һәм кандидатлар исемлеген теркәүдә дә кайбер үзгәрешләр булуы мәгълүм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International