Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Ураза иманны ныгыта (СОРАШТЫРУ)
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Мөселманнар көтеп ала торган изге Рамазан ае башланды. Игелекле һәм изге гамәлләр ае бу. Начар эшләрдән, гайбәт- боһтаннан, ялган сүз, хөсет адымнардан да тыелырга кирәк. Рамазан ае кешеләр өчен бер лакмус кәгазе кебек - үз-үзеңне сынап карарга мөмкин, чөнки бу айда шайтаннар адәм баласын котырту-аздырудан тулысынча мәхрүм, алар бу айда богаулы хәлдә көн итә. Димәк, ураза тота алмауны да, башка дини йолаларга битараф булуыңны да шайтанга сылтар җирлек юк. Унтугыз сәгать ярым ашау-эчүдән, бозык уйлар һәм якынлык кылудан тыелу, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору бөтен кешегә дә җиңел түгелдер. Шулай да ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәүче милләттәшләребез дә күп икән, шөкер.
Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:
- Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм. Көн озынлыгыннан да зарланмыйм. Бик җиңел тота башладым. Күп нәрсә күңелеңне, калебеңне әзерләүдән дә килә. Организм өчен дә, үзеңне тыныч тоту өчен дә уразаның файдасы бар дип саныйм. Гомумән, ислам дине буенча нәрсә кабул ителгән, аларның барысының да адәм баласына файдасы бар, сәламәтлеген ныгытырга булыша дип уйлыйм. Дин өлкәсендә тирән белемле булмасам да, диннең файдасын гына күрәм. Әтием динне үзлегеннән өйрәнгән, мәҗлесләргә чакыралар иде, мәкаме, тавыш бик матур иде. Дини мәҗлесләрдә укып йөрде. Үзе гомере буе укытучы булган кеше. Әбекәйләребез дә намазлы кешеләр иде, Аллага шөкер. Мин шундый иманлы гаиләдә үстем. Былтыр уразаны кызларым белән бергә тоттык. Быел да бергәләшеп бу изге гамәлне башкарып чыгарбыз дип ниятләп торабыз. Иҗатымда да дин темасын читләтеп узмыйм. Дин бит ул тәрбия дигән сүз, андый шигырьләремне укучылар да яратып кабул итә. Быел ураза җәй аена туры килде. Ә җәй айларын мин оныкларыма, бакчага багышлыйм. Күбесенчә көз, кыш, яз айларында иҗат итәм. Ураза күңелне тынычландыра торган чор, Аллага шөкер, дингә мөнәсәбәтнең яхшы якка үзгәрүе мине, шагыйрә буларак, куандыра гына.
ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты:
- Моннан җиде еллар элек ураза тота башладым. Әлбәттә, беренче елларында тулысынча тотып булмады, әкренләп башланды. Хәзер инде, Аллага шөкер, тулысынча тотам. Рамазан аенда аерым концертлар оештырмыйм. Ике-өч җыр җырларга чакырсалар, андыйларына барам. Әлбәттә инде, исерткеч эчемлекләр булмаган, тәртипле мәҗлесләргә генә килергә ризалашам. Рамазан ае чыннан да бәйрәм кебегрәк, ниндидер бер тыныч-имин чор кебек. Тәнгә дә, күңелгә дә җиңел. Тәравих намазларына «Гадел» мәчетенә йөрергә тырышам.
Илдар Кыямов, «Яңа гасыр» телевидениесе алып баручысы:
- Уразаны 2003 елдан бирле тотам. Әүвәлге елны ярты ай гына тота алдым. Шуннан бирле, шөкер, тулысы белән тотарга Хак Тәгалә мөмкинлекләр бирә. Гадәти көннәрдә иртән тору бик кыен, төннәрен уянуны әйткән дә юк. Ләкин Рамазан ае кергәч, бөтенесе икенче төрле. Ходай Үзе көч бирә, фән телендә моны галәм энергиясенә тоташу дип әйтәләр бугай. Ураза аркылы намазга да баса алдым, әлхәмделиллә. «Сәхәр ашында хикмәт бар», дигән рәсүлебез. Бу - хак фикер. Төнге сәгатьләрдә тәгам җыеп утырганда, көтеп алып авыз ачканда капкан һәр бөртек ризыгыбыз, һәр йотым суыбыз Аллаһы Тәгаләнең чиксез нигъмәте икәнлегенә янә бер инанасың. Кеше үзе боларның берсен дә булдыра алмый бит! «Адәм баласы намазның файдасын белсә, намазлыктан төшмәс, уразаның әҗерен аңласа, уразадан чыкмас иде», - дигән сүз бар. Изге хисләр белән гамәл кылганда, әнә шул вәгъдәләрне уйлап юанасың. Журналист буларак, шундый ниятем дә бар әле: үзем рузә тоткан вакытларда, искә төшкән саен, уразаның кеше өчен файдалы якларын язып барырга телим. Бик зур исемлек килеп чыгар иде дип уйлыйм. Аллаһының рәхмәтләре чиксез бит. Гафләт йокысында йөрүчеләрнең моны аңлаудан, иман ләззәтеннән мәхрүм булуы гына кызганыч.
Мөршидә КЫЯМОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз