“Халык контроле”ндә ничә шикаять калдырганнар?

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Бөтенроссия күләмендә уздырылган  төбәк һәм муниципаль берәмлекләрне мәгълүматлаштыру проектлары бәйгесе  - “ПРОФ – IT” бәйгесендә Татарстанның өч проекты җиңү яулады. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы конкурста  – “Дәүләт һәм җәмгыять арасында IT элемтә”,  “Доступная медицина” мобиль диагностика комплексы – “Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT” номинацияләрендә җиңү яулады. Ә “Электрон балалар бакчасы” проекты ил буенча “Мәгарифтә IT” номинациясендә икенче урынны алды.

“Халык контроле” республикабызда 2012 елның 16 апреленнән бирле эшли. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, шул дәвердән бирле 25 меңнән артык хәбәр кабул ителгән. Аларга 185 мең фикер калдырылган, 400 мең кеше шикаятьнең актуаль булуын хуплаган.

Журналистлар белән очрашуга килгән министр халыкның күбрәк “Территорияләрне төзекләндерү”, “Юл хәрәкәтен көйләү”, “Юлны ябып торган, теләсә кайда калдырылган автомобильләр”, “Җәмәгать транспорты”, “Торак-коммуналь хезмәтләр” мәсьләләре буенча мөрәҗәгать итүен ассызыклап узды.

- Европа халкы дәүләт балалар бакчаларының ни икәнен дә белми. Анда халык балаларны үзләре урнаштыра. Россия хөкүмәте халыкны балалар бакчалары белән тәэмин итүдә зур көч куя, зур чыгымнар тота. Татарстан да “Электрон балалар бакчасы” проектын үстерүгә көч куйды һәм бүгенге көндә өметләр акланды дип әйтергә була, - дип сөйләде Роман Шәйхетдинов. Аның сүзләренә караганда, 2014 елның беренче яртыеллыгында гына да республикада 41 557 баланы чиратка бастырганнар, шуларның 23 336 – Хезмәтләр порталы аша. Әлеге система аша 99,5 миллион сум акча үткән.

“Электрон балалар бакчасы” чиратта торучыларның төгәл санын исәптә тота, әти-әниләргә чиратны карап торырга мөмкинлек бирә, чиратның гадел барганлыгын күрсәтә, дип системаның өстенлекле якларын искәртте министрлык җитәкчесе.

“Доступная медицина” мобиль дианостика комплексы проекты 7 табибны алыштырырга сәләтле. Мобиль комплекста пульсоксиметр, глюкометр, уронализатор, 12-каналлы электрокардиограф, тонометр һәм башка приборлар урнаштырылган. Бүгенге көндә республикадагы 10 шундый комплекста урында кешенең йөрәк-кан тамыры системасын, эндокрин һәм сидек, җенес системасын тикшереп була.

Мобиль комплекс бәвел анализын, кардиограмма, кан басымы, йөрәк тибеше, кандагы шикәр күләме һәм кислород күләмен ачыклый.

“Доступная медицина” мобиль комплекслары узган елны “пилот” программа буенча кулланылып, быел шундый 10 комплекс җирле ФАПларда һәм участок врачларында пәйда булачак.

- Бүгенге көндә татарстанлылар өчен Хезмәтләр порталында 185 төрле электрон хезмәт күрсәтелә. Быелның гыйнвар айларында гына да 11,9 миллион хезмәт күрсәтелгән. Шуңа нисбәтле рәвештә, Татарстан халкы 8,5 миллион сәгать вакытын “янга калдырган”. “Әлеге вакытка кешеләрнең чиратта торып уздырмаган, юлга китмәгән сәгатьләре керә. Гражданнаң юл чыгымнары да янга кала. Порталның икътисады эффекты – 1,1 миллиард сум, - дип билгеләп узды Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

 “ПРОФИ- IT” конкурсында Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән 143 проект катнашкан. Финал өлешендә 24 төбәктән 34 проект көч сынашкан.

- Безнең хезмәт югары нәтиҗәләр күрсәтсә башка төбәкләрдән дә үрнәк алып кайттык. Пенза, Рязан өлкәләре, Краснодар краеның тәҗрибәләрен кызыклы дип саныйбыз. Киләчәктә дә шундый бәйгеләрдә катнашырга, Татарстанда үзебез бәйгеләр оештырырга һәм ТР Хезмәтләр порталын камилләштерергә җыенабыз, - дип йомгаклады Роман Шәйхетдинов.

Бүгенге көндә порталның мобиль кушымтасы яңартылып, кулланылышка таршырылды һәм iPad лар өчен махсус сәхифә,  “Автотүләү” , “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе”, “Белгечләргә язылу”, “Белешмәләр архивы” хезмәтләре әзерләнә.

Алена НИЗАМОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International