Объектны сафка бастыруны үз өсләренә алган инвесторлар Альберт Хәйретдинов һәм Фәнис Хәйруллин белән объект янында күрештек. Бу урында “Магнит” кибете булачак, дип ишеткән идек инде. Дөреслектә “Магнит” әлеге зур комплексның ярты өлешен генә алып торачак, икән. 1350 квадрат метр мәйданны биләгән заманча бинада “Магнит”тан тыш “Альпари” көнкүреш химиясе, “Радиоэлектроника”, “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Люстралар” һәм икенче катта Мәскәү базары” сату итәчәк. Гомуми бәясе 28 миллион сумны тәшкил иткән “Сәүдә комплексы” 30 га якын кешене эш белән тәэмин итәр дип көтелә.
–Бина заманча проект буенча төзелә. Монда эшләүчеләргә дә, сатып алучыларга да уңай шартлар булдыруны күздә тотабыз. Урам якта машиналар кую өчен махсус мәйданчык та ясарбыз,-диләр инвесторлар. Файдалануга кайчан тапшырачакларын да төгәл ышаныч белән әйттеләр: –Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы оешкан көн–30 августка!