Каракитә авылында боз яуган

2014 елның 27 июне, җомга
Районда яуган явым-төшемнең күләме 11,3 мм тәшкил итә.

–Бу узган еллар белән чагыштырганда нормага туры килә. 2013 ел белән чагыштырганда исә, нормадан кимрәк,-диләр Чүпрәле метеостанциясе хезмәткәрләре.

Республикада урнашкан явым-төшем циклоны әлегә чигенергә уйламый, шулай булгач, якын көннәрдә дә яңгырлар әле  явачак. Ә менә Түбән һәм Югары Каракитә авылларында кичә бөтен дөньяны ап-ак итеп боз явып киткән. Югары Каракитә авылы халкы әйтүенчә, яшелчәләргә шактый зыян килгән. Югары Каракитәдән Наилә Нәсыйбуллина фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International