Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервислар

2014 елның 27 июне, җомга
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында - uslugi.tatarstan.ru – РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең яңа сервислары гамәлгә куелган.

 Хәзерге вакытта пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр, 2002 елга хезмәт стажы торышын тикшерүне, шулай ук ана гаилә капиталының күләме хакындагы мәгълүматны электрон вариантта алырга мөмкин.

Яңа хезмәтләр ярдәме белән шулай ук зарарлы хезмәт шартларында эш исәбе хакында, эшкә кабул итү-эштән чыгу яисә хезмәт стажын исәпләү  хакында мәгълүмат алып була.

Сервис хезмәтеннән файдалану өчен электрон гариза тутырып, Россия Пенсия фондының Татарстан   Республикасы буенча бүлекләрендә сервиска тоташуга  пароль алырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International