Изге Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде

2014 елның 27 июне, җомга
Катар башкаласы Дохада уздырыла торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясендә Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 1002 нче объект.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетына Алжир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казахстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппин, Финляндия, Хорватия һәм Ямайка кебек 21 ил керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International