219 меңе хәбәрсез югалган

2014 елның 27 июне, җомга
Бөек Ватан сугышында катнашкан 219 мең татарстанлы әле дә хәбәрсез югалган дип санала. Бу–Татарстаннан сугышка алынганнарның нәкъ яртысы. 

Бу хакта Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов хәбәр итә. Республикадан Бөек Ватан сугышына китүчеләр турында мәгълүмат 28 томлык “Хәтер китабы”на тупланган, шулай ук, электрон мәгълүмат базасы бар. Әлегә базага 403 мең кешенең исеме кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International