Милләттәшләребез Украинадан кача

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Украинадагы тотрыксыз дәүләт сәясәте күп кешене качак хәлендә калдырды. Туып-үскән җиреңне нинди халәттә ташлап чыгып китеп була? Әлбәттә, бу гамәлне үз ихтыяры белән берәү дә эшләми. Басым астында, мәҗбүрият туганда эшләнә бу эш...

Фәрит Сәйфуллин Казанга Славянскидан килгән. Дөресрәге, тынычлык эзләп, туганлык җепләренә өметләнеп кайткан ул тарихи ватанына. Хатыны белән әнисен дә үзеннән калдырмаган, кызы исә Львов шәһәрендә яши. Славянскида Фәрит фотограф булып эшләгән, үз студиясе дә булган. Тик бүген ул фатирын да, эшен дә калдырып китәргә мәҗбүр.

- Әлбәттә, төпләнгән җирдән китәсе килми. Тик менә күрше йортны бомбага тоткач, студиядәге тәрәзәләр коелып төште. Шуннан соң инде сугыш утыннан кичекмәстән качарга кирәк дигән фикергә килдем, - дип сөйли Фәрит. Казанда Украина татарлары туганнарының 1 бүлмәле фатирында тукталган.

Башка качаклар кебек Фәрит тә Федераль Миграция хезмәтенә юл тоткан. Казанда чит илләрдән килүчеләрне теркәү квотасы инде тулган, шулай да Украина качаклары өчен искәрмә ясала. Соңгы мәгълүматлар буенча, Миграция хезмәтенә барлыгы 224 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 24 енә инде вакытлыча рөхсәт кәгазе бирелгән.

Качак булып теркәлгән кеше инде башка үз иленә кайта алмаячак. Шуңа күрә Казанда әле бер генә гаилә ватаны белән бөтенләйгә араларын өзде. Фәрит тә әлегә икеләнә:

- Анда бит фатирыбыз бар, аны бит ташлап китеп булмый. Арзанга булса да сатарга мөмкин бит әле аны, шуның өчен качак статусын рәсмиләштерүне уйлап бетерәсе бар.

Бүгенге көндә аның туган шәһәрендә ут та, су да, газ да, телефон элемтәсе дә юк, ди. Тик бөтен кеше дә китәргә ашыкмый. Кемдер сәламәтлеге аркасында ерак юлга чыга алмаса, кайберәүләр акча эшләү ягын кайгырта икән. Мәсәлән, таксистлар бу көннәрдә иң яхшы керемгә ия. Алар зур акчалар бәрабәренә, теләгән кешеләрне тикшерү постларын әйләнеп узып, читкә чыгаралар икән.

Җәмгыятьтә туган киеренке халәт белән кем ничек файдалана шул инде. Казанда, мәсәлән, автобус-трамвайларда үзләрен Украина качаклары дип таныштырып, хәер сорашучылар да күбәйгән, хәтта паспортларын да күрсәтәләр икән. Акчлата гына түгел, азык-төлек, кием-салымнан да баш тартмыйлар.

- Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр андый адымга бармастыр дип уйлыйм, - дип шәрехлиләр Федераль Миграция хезмендә  әлеге хәлне. - Алар барысы да тәртипле, күбесенең туганнары бар. Берсе дә вокзалда яки урамда төн кунмый. Ә барыр җире булмаганнар Ростов өлкәсендәге чик буендагы лагерьларда калалар.

Казандагы Украина диаспорасы җитәкчесе Владимир Любченко да хәер сорашучыларны качаклар дип уйламый:

- Без аларга кулдан килгән бар ярдәмне күрсәтәбез, алар барысы да Татарстанда туганнарында тукталды. Башка өлкәләрдә исә шифаханә һәм кунакханәләрдә урын биргәннәр.   

Белешмә:
Россиягә килгән көннән башлап 90 көн эчендә качаклар вакытлыча сыену урыны алырга тиеш. Бер елга бирелгән документның срогы чыккач кына «вид на жительство»га дәгъва кыла алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International