Ел дәвамында дүрт чирек буе мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, кайберәүләр өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да.
7 сыйныфта укучы Фәрит (исеме үзгәртелде) каникулларны зарыгып көтеп ала. Ял итеп, «җил куар» өчен түгел, бистәдән авылга кайтып, ат көтүе көтәр өчен ел дәвамында көннәрне саный малай.
40 ат арасында Фәритнең яраткан аты - «Пальма»сы бар. Эшкә 8ләрдә чыгалар да, төшке аш вакытында әбисе янына кайтып сыйланып килгәннән соң, тагын атлары янына чыгып китә. Фәрит район үзәгендә торса да, җәйне уздыру өчен әбисе янына – авылга кайта. «Кайтуым да атлар аркасында инде. Акча өчен көтмим мин аларны», - дип искәртте үзе.