Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә буыннар очрашуы узды
2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Алар бүген шул ук шуклыкларын, тормышка булган гашыйклыкларын, күңел күтәренкелекләрен саклап кала алганнар. Гүя бер нәрсә дә үзгәрмәгән диярсең, бары тик биш дистә дәвамында еллар агышы гына инде аларның йөзләренә үз сырларын, чәчләренә аклыгын сарган.
Кеше күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бер гүзәл чор бар, ул – мәктәп еллары. Балачак белән яшьлекне тоташтыручы шушы вакыт аралыгы әледән-әле искә төшеп, сагындырып тора. Эх, бер көнгә генә булса да кайтырга иде шул мәктәп елларына, күрешергә иде сыйныфташлар белән... Олыгайган саен бу турыда ешрак уйланасың икән. Кем кайда, исән-саумы ул, ничек гомер итә?.. Шушы уйлар ничек тә бер очрашасы иде дигән теләк уятты да инде, диләр 50 ел элек Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаган сабакташлар.
Күрешү мизгеленең никадәр дулкынландыргыч булуын күз алдына китерү кыен түгел: чәчләренә чал кергән классташларның бер-берсенең төс-кыяфәтендә таныш чалымнар күрергә теләве, берсен-берсе бүлдереп хәл сорашулары, биографияләре белән таныштыру... Мәктәп музеенда еллар тарихын барлап, кайчандыр бергәләшеп төшкән, инде саргаеп, чит-читләре таушалган фотокарточкадан үзеңне табарга тырышулар – болар барысы да онытылмас минутлар.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында узган буыннар очрашуында берәм-берәм хәтер йомгагын сүтеп, үзләре дә сизмәстән, илле елга яшәргәндәй булдылар.
Тормыш юлы мәктәп белән гомер дәвамында бәйле булган, ветеран-укытучы Клара Насретдинова:
-Кайчандыр бездә нәкъ менә шулай мәктәп формасыннан йөри идек. Дәресләрдән качкан вакытлар булды, директордан да эләкте. Билгеле балачакның, яшьлекнең үз шуклыклары, кызыклары, ансыз булмый. Шулай да безнең буын яшәүгә омтылышы, яңалыкка, максатларга ирешүебез көчле иде. Бердәм булдык, дус яшәдек. Мин бүгенге чыгарылышлыларга да шуны теләр идем.
1964 елда урта мәктәпне 34 укучы тәмамлый. Бүгенге көндә алар Россиянең төрле төбәкләрендә: Санкт- Петербургта, Ульяновск өлкәсендә, Мари-Эльда, Яр Чаллыда, Казанда һәм әлбәттә, туган җирләре-Чүпрәледә яши. Ул еллардагы чыгарылышлылар күңелләре белән хыялыйлар булалар. Сибирьга газүткәргеч торба төзелешенә, цилина җирләрен эшкәртергә ашкыналар, шулай да беренчел максат, югары белем алу була. Әлеге елның чыгарылышлылары арасында мәктәпне медальгә тәмамлаучылар икәү, әмма зур һөнәр ияләре шактый була. Җидесе инженер, 12се-укытучы, икесе –хәрби, берсе юрист, алтысы бухгалтер-экономист, берсе-химик, берсе-физик, берсе-мал табибы һөнәрен үз итә. Кызганыч, бүген араларында шактый сыйныфташлары исән түгел, аларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән билгеләп үттеләр.
Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче физика фәннәре докторы, профессор Александр Камзин:
-Диплом эшен якларга, дип Ленинградка бардым, шуннан соң әлеге шәһәрне үз итеп, төпләнеп калдым. Районда бүген якыннарыбыз калмаса да, туган җир үзен сагындыра, мөмкинлек туу белән кайтырга ашыгам. Күбесе очракта ул менә сыйныфташлар белән очрашуга бәйле.
Бүген Чүпрәле 1964 еллар белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Барысы да үзгәргән, яңа, матур. Туган төбәгемнең шулай үзгәрүенә шатланам. Без укыганда мәктәп агач биналы иде. Әле дә булса хәтердә, анда зур китапханә бар иде. Шундагы китапларны сыйныфташларыбыз белән бер-беребезне уздыра-уздыра укый идек. Мөгаллимнәребезнең тырышлыгы да менә бүген үзебездә чагылыш таба, урыннары оҗмахта булсын, олы рәхмәтләребез дога булып барып ирешсен.
Сыйныфташларның сөйләп сүзләре бетми. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә мәктәп коридорлары буйлап сәяхәт кылдылар, музейга керделәр,”Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында аның үсеше өчен матди ярдәмнәрен мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллинага тапшырдылар. “Әйдәгез анда, монда”, дигән Клара Насретдиновага “Укыган чакта да, аннан соң да гел өйрәтеп йөрдең, инде олыгайгач та һаман безне өйрәтәсең”, дип көлештеләр.
Әлеге сабакташларгакарап сокланмый мөмкин түгел. Дуслык җепләрен менә шулай олыгайганчы саклап яшәүләре генә дә яшь буынга үрнәк булып тора аларның.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз