Татарстан Селигеры булдырыла

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак.

Форум быел тәүге тапкыр уздырыла.  “Сәләт” өченче яшьләр форумы мәйданында – Биләрдә үтәчәк бу чара быел 400гә якын студент җыяр, дип көтелә. Бүгенге көндә форум белән кызыксынган һәм катнашырга теләк белдергән егет-кызлардан гаризалар кабул ителә. Чараның оештыручылары булган “Студентлар лигасы” вәкилләре сүзләренчә, бүгенге көндә инде 850 кешедән гариза кабул ителгән.  Әмма форумда катнашу теләген белдерү өчен әле бераз вакыт бар. 30 июньгә кадәр теркәлү узучылар 1500дән артыр дип көтелә.

Оештыручылар Студентлар мәгариф форумын киң колачлап уздырырга җыеналар. Егет-кызлар палаткалы лагерь шартларында яшәп, төрле лекцияләр тыңлаячак, мастер-классларда катнашачак. Шулай ук һәр катнашучы төрле өлкәләрдәге үз проектын яклый алачак, аларга белгеч бәяләмәсе биреләчәк.

Студентлар мәгариф форумының башкарма директоры Людмила Соснова хәбәр иткәнчә,  чара программасында 6 юнәлеш буенча эшләү каралган:

- “Ачык университет”,
- “Социаль-хокукый юнәлеш”,
- “Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт менеджменты”,
- “Медиа һәм PR”,
- “Иҗат”,
- “Студентлар үзидарәсе”.

Шулай ук аларны күңелле мәдәни һәм спорт программасы көтә.

“Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров форумда катнашучыларны сайлап алуда аерым критерийлар юк дип белдерде. 30 июньгә кадәр студентлар үзе кызыксынган мәйданны сайлап теркәү уза. Аннары алар белән ирекле сөйләшүләр уздырылачак. Иң төп критерий – форумда катнашу теләге көчле булу. Егет яки кыз үзе өчен бу чараның мөһимлеген аңлатып бирә ала икән, димәк, ул сайлауны узачак.  

- Һәр юнәлеш буенча аерым комиссия эшлиячәк. Студентлар сөйләшү вакытында үзләренең форумда катнашу максатын аңлатып бирергә тиеш. Быелгы форум 400 кешене җыячак диюебез дә шартлы сан гына. Әгәр дә сайлауны 800 кеше уза икән, димәк, шул кадәр студент катнашачак, - ди Элькин Искәндәров.

Оештыручылар инде хәзер үк киләсе елларга да планнар корып куйганнар.  Алдагы елларда яшьләрнең форумга кызыксынуы тагын да артып, форумда катнашучылар исәбе меңнән артык булачак дип планлаштыра алар.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International