Чүпрәледә сәүдә йорты төзелә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
 Чүпрәледә сәүдә йорты төзелә
Игътибар итсәгез, район үзәге үсә, төзекләнә һәм матурая бара. Халыкның көнкүрешен яхшырту, мәдәниятен үстерү һәм ялын дөрес оештыру максатыннан яңа социаль объектлар сафка баса.

Дзержинский урамында төзелеп килүче “Сәүдә йорты” да райондашларыбызны битараф калдырмагандыр. Бинаны төзетүче эшмәкәр Надир Мөшәрәповның әйтүенә караганда, әлеге “Сәүдә йорты” ике катны биләгән 300 квадрат метр мәйданлы булачак икән. Төзүчеләрдән Хәмзин Иркәм, Мөшәрәпов Фәнил, Рәис Бахитов, Рәмис Мәүлетов һәм Әнәс Абдуләхәтов яз башында төзелә башлаган бинаны ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Проектны гамәлгә ашыру өчен 5 млн. сумлык финанс чыгымнары тотылачак.


Рашит Фатхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International