Егетләребезне армиягә озаттык

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Кичә Татарстан егетләре Мурманскка Төньяк флотында хәрби хезмәт үтәргә китте. 176 булачак солдат арасыннан 36сы машина йөртүче, механик белгечлегенә ия булганнар. Әйтергә кирәк, Мордовия, Чувашия, Мари Иле республикалары, Ульян өлкәләре белән чагыштырганда, Татарстаннан баручы егетләр иң күбен тәшкил итте.
Моряклар булып кайтачаклар

Тимер юл янындагы мәйдан шыгрым тулы иде. Яшел формадан киенгән булачак солдатларны әллә каян танып була. Яннарында озата килгән әти-әниләре, туганнары, дуслары күз яшьләрен сөртә-сөртә теләк тели, хәер-фатыйхасын бирә. Егетләр дә бер еллап якыннары белән күрешмәячәкләре турында бик уйламады кебек. Кайсылары төркем-төркем булып “Эх, метрополитен, яратам, ни хәл итим” дигән такмаклар сузса, башкалары исә булачак солдат дусларының исемнәрен кычкырырга тотынды. Футболда җан аткан сыман, монда “Айнур”, теге кырыйдарак “Рәмис” исемнәре ишетелде.
 Техникумны тәмамлаган Чаллы егете Зөлфәт Хаҗиев хәрби хезмәткә махсус әзерлексез бара. “Өйрәтерләр әле”, – ди ул аптырамыйча гына. Армиягә бару үзенең теләгеме, әллә мәҗбүриләп җибәрәләрме, дип сорагач, егет: “Тегесе дә, монысы да бар инде”, – дип җавап кайтарды. Ә Мурманскка хезмәт итәргә барырга үзе хәл иткән, чөнки анда яхшы дип киңәш иткәннәр.

Аксубай районының Такталы авылынан булган Илназ Гафуров әле генә кадет мәктәбен тәмамлап, армия өчен махсус әзерлек тә үткән.

- Хезмәт итәргә үзем теләп барам. Күп егетләр армиягә барудан баш тартса да, мин, егет кеше барып кайтырга тиеш, дип саныйм. Мурманскта солдатлар хәрби диңгез флотында гына хезмәт итми, башка гаскәрләр дә бар. Әле үземнең кайсысына эләгәсем төгәл билгеле түгел. Әмма мин махсус билгеләнү гаскәрләренә (спецназ) барырга теләр идем. Элита дип санала бит ул. Иптәшләремә исән-сау кайтырга язсын, дигән теләктә калам, – ди Илназ.
 


Хәрби хезмәткә барганчы, үзен Апсалямов төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатында (Ютазы районы) 3 разрядлы формовкалаучы буларак сынаган Ютазы районының Акбаш авылы егете Сергей Атнагулов:

– Армиядә хезмәт итәргә кирәк, аның тормышта кирәге чыга. Хәрби билет та эшкә урнашу өчен таләп ителә бит. Ул булмаса, эш табу да кыен, хәзер бигрәк тә, кануннар да үзгәреп тора.  Мурманскта хезмәт итү өчен безне сәламәтлек категориясе буенча махсус сайлап алдылар. Төньяк флот җәлеп итә инде. Ерак җирләрне күрәчәкбез, Алла боерса, корабльләрдә йөрербез. Үземнең диңгез флотында хезмәт итәсем килә. Калган иптәшләремә дә берничә теләгем бар: яхшы гына хезмәт итсеннәр, өлкән кешеләрен тыңласыннар, каршы килмәсеннәр. Иң мөһиме: үз-үзеңне бик нык герой итеп күрсәтмәскә, тырышырга, өйрәнергә, – дип әйтте ул.

Егетләр якыннары янында озак тоткарлана алмады. Алда хәрби хезмәт көтә. Димәк, әзерлек инде бүгеннән башлана. Алар, чын солдатларча, тезелеп, җитәкчеләре кул астында төркем-төркем булып поездларга юнәлде.
 
Булачак солдатлар хәрби хезмәт итү пунктына ике тәүлек барачак. Аларны продуктлата бирелә торган паек белән тәэмин итәләр. Солдатларның үзләренә – уңышлы хезмәт итүләрен, якыннарына сабырлык телибез.

Авырулар исемлеге үзгәргән

Быелгы язгы чакырылыш кампаниясе яңалыкларга да бай. 2014 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәте турындагы федераль кануннарга үзгәрешләр кертелде. Хәзер, законлы нигезе булмыйча, хәрби хезмәткә бармаган гражданнарны дәүләт яки муниципаль хезмәт эшенә кабул итмәячәкләр.

2014 елның язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча, нигезле сәбәпләре булмыйча, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә 27 яшьтә бирелә торган хәрби билет урынына белешмә тапшырачаклар.

“Хәрби врачлар экпертизасы турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карарда да үзгәрешләр бар. Яңа нигезләмәдә хәрби хезмәттән “алып кала торган” авырулар исемлеге дә үзгәрешләр кичергән. Мәсәлән, хәзер 2 дәрәҗәдәге яссы табанлылык, аяк буыннарының 2 стадиядәге артрозы булган егетләр дә армиягә чакыртыла. Бары тик 3 дәрәҗәдәге яссы табанлылык белән интегүчеләр генә армиядән азат ителеп, хәрби билет алачак. Шулай ук аш кайнату органнары, үзәк нерв системасы, гипертония белән интегүчеләрне армиягә алу буенча да үзгәрешләр кертелгән. Хәрби хезмәтне үтәячәк егетләргә ВИЧ-инфекция, В һәм С вируслы гепатитлар буенча мәҗбүри тикшеренү дә узарга кирәк була.

Солдатларга, хәрби частькә килү белән, шәхси электрон картасы да тапшырылачак. Анда хезмәт итүченең демография мәгълүматлары, медицина күрсәткечләре, фотографиясе, шулай ук хәрби хезмәт итү урыны турындагы карар да урын алачак. Электрон картада егетнең ничек итеп хезмәт иткәнен дә белергә мөмкин. Аннан соң да ул хәрби хезмәткә алу һәм контракт буенча хезмәт иткәннәре исәптә тоту өчен кирәк булачак. Шәхси мәгълүматларны теркәү бары тик автоматлаштырылган махсус комплексларда гына уза. Бу исә, үз чиратында, мәгълүматның интернетка эләгүеннән саклый.

Барлык хезмәт итүчеләргә дә шәхси гигиена әйберләре тапшырыла. Бу язда Татарстанда 19500 граждан хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш булган. Быел да төп игътибар югары һәм урта профессиональ белемнәре булган гражданнарга юнәлтелгән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International