Хәрби хезмәткә чакыруга бәйле сораулар буенча кайнар линия оештырыла

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасында 25 һәм 26 июнь көннәрендә хәрби хезмәткә чакыруга кагылышлы хокукый ярдәм һәм гражданнар хокукын үтәүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

Армиягә чакырылган егетләрнең әти-әниләре сорауларына Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты һәм “Татарстан Республикасы яшь юристлар берлеге" региональ оешмасы вәкилләре җавап бирәчәк.

Сорауларны 10.00 сәгатьтән 17. 00 сәгатькә кадәр 8 (843)236-40-62, 236-40-98, 236-40-17 телефоннары буенча бирергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International