Чыгарылыш кичәләре елдан-ел кыйммәтләнә

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Хәзерге вакытта илнең төрле почмакларында чыгарылыш кичәләре гөрли. Бактың исә, ата-аналар 11нче сыйныфны тәмамлаучы балаларына әлеге чараны уздыру өчен елдан-ел күбрәк акча бирә икән.

Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Анда балалары быел мәктәпне тәмамлаган 1 мең ата-ана катнашкан.  Сораштырылучыларның күбесе чыгарылыш кичәләре уздыруның елдан-ел кыйммәтләнә баруы турында белдергән. Шулай булуга да кармастан, алар балаларына әлеге бәйрәмне үткәрү өчен акча бирүдән баш тартмаган.

Мәсәлән,  россиялеләрнең 22 процентны чыгарылыш кичәсе уздыру өчен 5 мең сумга кадәр акча тапшырган. Ә чыгарылыш кичәсенең бәясе 5-10 мең сумга төшкән ата-аналар саны исә – 23 процентны тәшкил иткән. Әле алай гына да түгел, бу чараны 15 мең сумга үткәрүче сыйныфлар да бар икән. Мәсәлән, 17 процент ата-ана балаларының күңел ачуы өчен шулкадәр акча сарыф итәргә ризалык биргән.

Бактың исә, әлеге саннар узган еллар белән чагыштырганда, шактый үскән. Ә чыгарылыш кичәләре уздыру өчен 5 мең сумга кадәр акча сарыф итүче ата-аналар саны исә, киресенчә, кимегән.

Шунысы сәер: ата-аналар чынлыкта чыгарылыш кичәсе өчен шулкадәр акча чыгарырга теләми, тик барыбер ризалаша. “Әлеге акчаларның яртысы – укытучыларга бүләк алу өчен. Тик кайбер ата-аналар чыгарылыш үткәрүдән баш тартты, чөнки акчалары юк”, - дип ризасызлыгын белдергән алар.

11нче сыйныфны тәмамлаучыларның чыгарылыш киеме дә артык кыйммәткә төшә икән. Ата-аналарның 25 проценты балаларын киендерү өчен 5 мең сум акча сарыф иткән. Ә әти-әниләрнең 19 проценты исә балаларына 11-20 мең сумлык киемнәр алган.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International