Менә инде берничә ел илебездә төпле белем бирмичә, дипломнар өләшү белән генә шөгыльләнгән югары уку йортларын ачыклыйлар. Нәтиҗәсез дип табылган вузлар исемлегенә Татарстан белем учаклары да шактый еш эләгә. Быел да республикабызның 15тән артык уку йорты һәм аларның җирле филиаллары “кара” исемлеккә кергән.
Илебездә югары белемнең дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәве белән көрәш 2 ел элек башланды. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан илнең алдынгы университетлары, Россия ректорлар союзы һәм башка федераль органнар белән берлектә нәтиҗәлекне билгели торган күрсәткечләр системасы булдырылды. Шул рәвешле Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык дәүләт вузлары һәм аларның филиалларын иләк аша үткәреп, яхшы-начарга бүлә башлады.
2012 елда Татарстанда 3 федераль вуз һәм 14 филиалның эшчәнлеге нәтиҗәсез дип табылган иде. Узган елда да Татарстан дәүләт югары уку йортлары арасында “кара тамга” алучылар булды. Тикшерүчеләр Әлмәт муниципаль хезмәт институты һәм Чаллы сәүдә-технология институты эшчәнлеген нәтиҗәсез дип тапты. Шулай ук әлеге исемлектә 13 филиал да бар иде.
Быелгы антирейтингка 1000нән артык Россия югары уку йорты эләккән. Татарстанны бу юлы әлеге исемлектә Казан мәдәният һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының Яшел Үзәндәге һәм Чаллыдагы филиалы, Казан авиацион институтының 7 торак пунктындагы бүлеге һәм Казан химик-технологик институтының Бөгелмәдәге һәм Түбән Камадагы филиаллары тәкъдим итә. Шулай ук Су транспорты Идел буе академиясенең Казанда урнашкан филиалы һәм Кооператив институты да начар нәтиҗәләр күрсәткән.