БДИ: үзгәрешләрсез булмый

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бердәм дәүләт имтиханының беренчел нәтиҗәләре ясала башлады. Быелгы сынаулар шактый тыныч узды, дип хисап тота мәгариф өлкәсе вәкилләре. Бу юлы сынаулар узган еллардагы кебек шау-шу күтәрерлек гадәттән тыш хәлләрсез генә узды – күпләп күчерүләр дә, биремнәрнең интернетка “агылуы” да булмады. Әмма БДИның объектив һәм үтәкүренмәле узуы башка проблемалар тудырды – сынауны бирә алмаган укучылар саны быел бермә-бер арткан.

Укучылар наданлана?

Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны 11 июньдә тәмамланды. Бу көннәрдә математика һәм рус телен беренче тапкырдан тапшыра алмаучылар үзен тагын бер тапкыр сыный ала. Димәк, йомгак аттестациясен бирә алмыйча аттестатсыз калучылар исәбе бераз кимергә мөмкин.

Мәгълүм булганча, аттестат алу өчен укучы математикадан – 24, рус теленнән – 36 балл тупларга тиеш иде. Әмма мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге бу минималь балларны да җыя алмаган. Нәтиҗәдә, Рособрнадзор җәмгыятьтә социаль киеренкелек булдырмау өчен чик балларны киметергә карар кылган. Нәтиҗәдә, имтиханны уңышлы бирдең дип саналыр өчен быел математикадан 24 балл урынына 20, рус теленнән 36 балл урынына 24 балл алу да җитә. Шул рәвешле аттестатсыз калучылар узган елдагыдан күп булмас, барлык укучыларның 1,5 процентын тәшкил итәр дип көтелә.

Бездә дә куанырлык сәбәп юк

Татарстан укучылары да быел әллә ни югары белем дәрәҗәсе белән мактана алмый. Рус теле буенча уртача балл кискен кимемәгән үзе. 2013 елда бу күрсәткеч 67,3 дәрәҗәсендә булса, быел 65,8не тәшкил иткән. Әмма шул ук вакытта республикабызда рус теленнән “икеле” алучылар кимегән, ә 100 балл алучылар арткан дип сөенә алабыз. Әйтик, рус телен быел 42 кеше тапшыра алмаган (барлык имтихан бирүчеләрнең 0,2 проценты), иң югары баллны исә 69 укучы җыйган.

Ә менә математика буенча хәлләр республикабызда гомумроссиядәге кебек шактый хөрти. Узган елда укучылар уртача 56,6 балл җыйса, быел бу сан нибары 48,4кә генә калган. Бу юлы әлеге предмет буенча “икеле” капчыклары да арткан (былтыр 1,9 процент укучы бирә алмаган, быел - 2,2 процент), 100 балл туплаучылар да кимегән (бу сан 15тән 3кә калган).

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мондый түбән нәтиҗәләрне шулай ук имтиханның катгый шартларда, объектив узуы белән бәйлиләр. Тәртип бозуларны булдырмау юнәлешендә күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге саннар белән дә дәлилләнә. Быелгы БДИда хокук бозучылар исәбен 7 тапкырга киметә алганнар. Узган елда республикабызда шундый 38 очрак теркәлгән булса, быел бары 5әү генә.

Тагын бер кызу чор

Ничек кенә булса да, быел унберенчене тәмамлаучыларның күпчелеге өчен сынаулар артта калды. Алар кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Хәзер инде берни үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый. Укучыларга туплаган баллары белән канәгатьләнеп, күрсәткән белеменнән чыгып уку йортын сайлыйсы гына калды. Кемнедер - училище-техникумнар, кемнедер югары уку йорты көтә.

20 июньдә республикабызда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланып китәчәк. Бу кызу чор 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Нәкъ шушы көнне югары уку йортына кабул ителгән абитуриентларның тулы исемлеге билгеле булачак.

2014 елда, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 502 меңнән артык егет-кыз югары уку йортларындагы бюджет урыннарга керә алачак, урта һөнәри белем учреждениеләре 92 меңнән артык кеше өчен ачык. Белүебезчә, төбәкләргә бюджет урыннары укучылар исәбеннән чыгып бүленә. 2013 елда һәр 100 укучыга 52 бюджет урыны туры килсә, быел һәр 100 укучының 56сына бушлай югары белем алу мөмкинлеге биреләчәк.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International