Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле ветераннар советы Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә
2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Өлкәннәр киңәшә, алга яңа бурычлар билгели. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башлангач, ветераннарның район советында да, “Россия Пенсионерлар союзы” ның район бүлекчәсендә дә активлык икеләтә артты.
Гадәт буенча мондый утырышларда үткәндәге эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы чорга планнар билгеләнә. Ветераннар башлыгы Фиркать Җәлалов һәм пенсионерлар бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов, фронт афәтен үз җилкәләре аша үткәргән райондашларыбызның көнкүрешен җиңеләйтү өчен кайгыртучанлык күргән һәм мәнфәгатьләрен кайгырткан җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерәләр. Сугыш афәтләре- өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Хәзер инде шактый олы яшьтә булуларына да карамастан, аларның күпчелеге уку учреждениеләрендә еш булып, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Совет рәисе Фиркать Сабирович үзе дә армиягә китәчәк егетләрне озату иртәсендә хәрби комиссариатка килә, булачак хәрбиләрнең исән- имин хезмәт итеп кайтуларын теләп чыгышлар ясый. Пенсионерлар союзы һәр елны диярлек өлкәннәр өчен экскурсияләр оештыра. Шәһри Болгарга бару һәм Казанда үткән Җәйге Универсиада корылмаларын күреп кайту да олы яшьтәгеләр күңелендә онытылмаслык җылы сәхифә булып сакланыр. Әйтергә кирәк, ветераннарыбызның район оешмасы республикада зур һәм дәрәҗәле оешмалардан санала. Әле күптән түгел генә булып узган республика советы утырышында да ветераннарыбыз эшенә югары бәя биргәннәр. “Балкыш” фестивале йомгаклары буенча Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Людмила Сердцева Мәскәү сәхнәләрендә җырлап россиялеләрне таң калдырган. Өлкәннәр көненә багышлап традицион үткәрелә торган ункөнлектә ярминкәләр гөрләп уза, ветераннар өчен ташламалы хезмәтләр күрсәтелә, чәй табыннары артында эчкерсез сөйләшүләр үтә. Әйе, ветераннарыбыз моңа бик лаек! Чөнки, алар гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр, һәм кызганыч, арабыздан вакытсыз китеп баручылар да байтак.
–Өлкәннәрнең ничек көн итүләре һәрчак игътибарда булырга тиеш. Ялгызлыкта яшәп авыр хисләргә бирелүче өлкәннәр турында аерым кайгырту кирәк. Безнең җыр- биюгә хирыс сәнгать осталарыбыз да бар. Әле шушы көннәрдә балаларның “Акчарлак” ял итү лагерына да концерт белән барырга уйлыйбыз,- ди Фиркать Сабирович. Утырышта Россия Пенсионерлар союзы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов та чыгыш ясады. Районда пенсионерлар сабан туен үткәрү икән аның максаты. Мондый зур чараны әлегә берәүнең дә күргәне юк ләбаса. Шуңа да ветераннар бер мәлгә сүзсез калды. Ничек, нинди тәртиптә үтәсен ачып салгач кына фикер алышулар башланды. Акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү юлларын да күрсәтте Дамир Дәүлиевич. Аннан соң үткән ел, өлкәннәрнең зур активлыгы белән оештырылган “Кемнең бакчасы зәвыклы? “ дип исемләнгән конкурсны быел да дәвам итәргә кирәк һәм аның беренче этабын алдагы көннәрдә башларга дигән тәкъдимнәр дә әйтелде. – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илдә киң масштаблы чаралар үткәрү планлаштырылган. Пенсия системасында да үзгәрешләр күп. Боларның барысы хакында да “Туган як” район газетасы даими яктыртып бара. Гомумән, өлкәннәр тормышына, аларның яшәү рәвешенә багышланган язмалар газета битләрендә киң урын ала. Ни аяныч, барлык ветераннарыбыз да район газетасын алдырмый икән. Мин үзем гомерем буе район матбугатыннан аерылмадым. Институттан соң 1955- 1958 нчы елларда Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерүдә эшләгәндә дә, районда басыла торган “Коммунар” газетасын алдыра идем. Чөнки бригадир буларак район механизаторларының күрсәткечләрен белеп тору, Казахстандагы саннар белән чагыштыру миндә зур кызыксыну тудыра иде,- ди утырышта Фиркать Җәлалов.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз