Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Җирле телевидение заманлаша
2014 елның 20 июне, җомга
Хәзерге вакытта Татарстан телевидениесе иң авыр чорларның берсен кичерә. Телекомпанияләргә иҗади идеяләргә бай, аналитик фикерле журналистлар кирәк. Үз тармагының алыштыргысыз белгече булган профессиональ алып баручылар, продюсер һәм режиссерларга да ихтыяҗ зур.
Әлеге фикерне безгә КФУның массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының телевидение кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Резеда Даутова җиткерде. Аның сүзләренә караганда, заманча технологияләр үсеше һәм икътисад базарының бүгенге торышы телекомпанияләр алдына яңа бурычлар куя. Аларга көндәшлеккә сәләтле булу өчен кызыклы проектлар гына җитми, контентларының уникаль булуы да кирәк. Ә тармакны югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү – иң мөһим максатларның берсе.
Резеда ханым Татарстанның башка районнарында эшләүче җирле телеканалларны да үстерү кирәклеген ассызыклый. Хәзерге вакытта “Татмедиа” компаниясе составында 23 шундый телеканал бар. Аларның үзенчәлеге – халыкка даими рәвештә үз шәһәр яки районындагы яңалыклар турында хәбәр итү.
- Аларның төп кыйммәте дә нәкъ менә шунда. Чөнки республикакүләм телеканаллар теләсәләр дә, халык белән андый тыгыз мөнәсәбәт урнаштыра алмый, - дип саный Резеда Даутова.
Узган елның көзенда бу институтның телевидение кафедрасы “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә түгәрәк өстәл оештырган иде. Анда сүз нәкъ менә җирле телевидениене үстерү һәм камилләштерү турында барды. Биредә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән телестудия вәкилләре дә катнашты. Чара ахырында районнарда эшләүче телевидение тармагы журналистлары өчен өстәмә курслар оештыру кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Чөнки андагы хезмәткәрләрнең күбесе – журналистика нигезләрен үзлегеннән өйрәнгән каләм ияләре.
- Белүемчә, “Татмедиа” бу өлкәдә эшне башлап җибәрде инде. Безнең кафедра да әлеге төр курсларны уздырырга, телевидение белгечләре катнашында төрле мастер-класслар үткәрергә әзер, - дип дәвам итте сүзен Резеда Даутова.
Җитәкче фикеренчә, “Татарстан-Яңа гасыр”, ВГТРК “Татарстан”, “Эфир”, “Казан” телекомпанияләре бүгенге көндә яхшы иҗади коллектив булдыруга ирешкән. Хәзер төп бурыч – әлеге компанияләрне киләчәктә югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Шушы максатны күздә тотып, телевидение кафедрасы студентларны яңа технологияләр ярдәмендә заман таләпләренә туры китереп әзерләүгә аеруча зур игътибар бирә - хезмәттәшлекнең яңадан-яңа юлларын эзли.
Мәсәлән, хәзерге вакытта кафедра Төркиянең Истанбул университеты белән сөйләшүләр алып бара икән. Биредә инде күп еллар дәвамында “Телевидение, радио һәм кино” юнәлеше буенча кадрлар әзерләнә. Тиздән әлеге ике кафедра арасында күпер булдырылып, бердәм тикшеренүләр һәм лекцияләр уздыру өчен шартлар тудырылачак.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кафедра милли телевидениене камилләштерү киркәлеген дә ассызыклый. Шуңа күрә яңа уку елында биредә югары белемле белгечләр һәм бакалаврлар өчен яңа магистр программалары эшли башлаячак. Аларның берсе тематик телевидениегә багышланган булса, икенче программа исә милли телевидениене үстерүне күздә тота. Биредә белем алучылар милли телевидениенең глобаль коммуникацияләр системасындагы роле турында белем туплаячак.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз