Чүпрәлеләр Казан һәм Ульяновск Сабантуйларында катнаша

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Илебез буйлап  милләтләрне берләштерүче, бер мәйданга туплаучы  Сабантуйлар дәвам итә.

  Үткән атнада район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендәге  Чүпрәле делегациясе Сызраньда узган милли бәйрәм–Сабантуйда катнашты.  Чүпрәлеләр Сызраньда яшәүче күпмилләтле халыкка үзләренең бәйрәм тамашасын тәкъдим итте, бүләкләрен тапшырды. Спорт ветераны Ирек Мөшәрәпов  Сабантуйда милли көрәш буенча мастер-класс күрсәтеп, үзе дә көрәштә өченче урынны яулады.

Агымдагы атнада исә чүпрәлеләр  Казанда  һәм  Ульяновск шәһәренең Свияжскаръягы районында узачак Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International