Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Мунчәлидә Хәйретдиновлар гаиләсе юбилейлы гомер кичерә
2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Мунчәлидә Хәйретдиновлар гаиләсе юбилейлы гомер кичерә
Яшьтәмени, михнәт, еллардамыни хикмәт?! Нинди генә яшьтә булсаң да, әти-әни, дип дәшә алсаң, төп нигезнең, туган йортның ишекләрен ачып керә алсаң... Тормышның иң зур бүләге шушыдыр, минемчә.
–Без бик бәхетле, чөнки янәшәбездә әти- әни бар,-ди инде үзе дә олыгаеп баручы уллары Марсель Рокыя апа һәм Ирфан абый Хәйретдиновлар хакында. Гомер юлындагы авыр сынауларны, сикәлтәләрне бер-берсенә олы хөрмәт белән караган, мәхәббәт аша сугарылган парлар гына кичә аладыр. Мунчәли авылында яшәүче Рокыя апа һәм Ирфан абый Хәйретдиновлар да шундыйлардан. Җәйнең җиләкләр пешкән июнь аенда алар бергә тормыш коруларының 50 еллыкларын билгеләделәр.
–Вакытның узганы сизелмәде дә, 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер,-диләр алар.
Тыйнак, әмма шул ук вакытта чибәрлеге, үҗәтлеге белән дан тоткан Рокыя апа вәгъдәләшеп озаткан Ирфан абыйны армия хезмәтеннән, аз да түгел, күп тә түгел, 3,5 ел көтеп ала. Кайткач күп тә үтми, Рокыя апа Хәйретдиновлар гаиләсенә килен булып төшә.
–50 елның 19 елын кайнана белән яшәдем. Беркайчан сүзгә килмәдек, дус-тату булдык. Ике ул, өч кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Хәзер аларның уңышларына куанып гомер итәбез,-ди Рокыя апа. Әби белән бабайның бүген 12 оныгы бар, оныкчыклары исә туарга тора.
Рокыя апа гомере буе фермада сыер савучы булып эшли. Әлеге хезмәткә ул бик яшьли, башлап терлекләргә су ташучы булып керешә. Җәйлеген исә, колхоз кырларында 3-4 гектар чөгендер игүдә дә катнаша. Ирфан абый да гомерен колхоз, авыл халкының терлекләре янында үткәреп, аларның сау-сәламәт булуында, мал табибы буларак үз өлешен кертә. Авыл тормышын үз итү аларның балаларына да күчкән. Бүген ике кызлары, ике уллары авылда, бер кызлары исә Казанда гомер кичерәләр. Уллары Марсель һәм Альфредның үз җир участоклары бар, шунда бәрәңге, иген игү белән мәшгульләр.
Үткән ел аларның гаилә капкасын олы хәсрәт шакый. Бер-бер артлы, әле кырыгынчы яшьләре белән генә баручы кияүләре якты дөнья белән хушлашалар. Ирфан абыйның бертуганы Локманның да фаҗигале үлемен кичерергә туры килә. Моннан берничә ел элек була ул фаҗига–килеп баручы поезд юлыннан чыга алмый торган оныгы белән бер әбине коткарганда һәлак була ул. Ходай тарафыннан бирелгән сынауларны үткәрү дә аларның бергә булулары ярдәм итә. Гомумән, ни генә булмасын, туган йорт һәрчак балалар, оныклар, кода-кодагыйлар белән тулы.
–Бермуд өчпочмагы сыман безнең йортлар. Бер урамның ике ягында улларым, бер почмагында без, кызлар гына күрше урамда,-дип шаярта Ирфан абый. –Иң мөһиме – балалар янәшәдә, алар да әйбәт яшиләр, безгә дә булышалар.
Бергә бәхетле гомер юллары кичерүләренең серен дә Хәйретдиновлар бер-береңне гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яшәгәндә генә мөмкин булуын җиткерделәр.
Шактый олы яшьтә булуларына карамастан, Рокыя апа белән Ирфан абый бүген дә сыер асрыйлар, мал-туар тоталар, бакча тутырып бәрәңге утырталар. Эшсез торуны сөймиләр. Рокыя апа ишегалды такталарына кадәр сап-сары итеп юып куя, табыны да һәрчак әзер.
Бәйрәмгә килгән Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов Хәйретдиновларны авылның хөрмәтле кешеләре буларак билгеләп үтте, юбилейлы даталары белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Бу көнне бәйрәм табыны янә барлык балаларны, дус-тату булып яшәгән күршеләрне, кодагыйларны җыйды. Өлкәннәргә саулык, җан тынычлыгы белән тигезлектә яшәргә, бергә-бергә зөбәрҗәт, бриллиант туйларын да уздырырга Ходай насыйп итүен һәркем теләде.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз