Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Шәйморза урта мәктәбенең “Табигать балалары” палаткалы лагерында
2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта укучыларга тәрбия бирүдә практик юнәлешнең, аларны табигатьне саклау буенча төрле чараларга тарту мөһимлеге артты. Безнең Иске Шәйморза урта мәктәбендә укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүгә, табигатьне саклауга зур әһәмият бирелә һәм максатчан эш алып барыла.
Ел дәвамында төрле экологик акцияләр үткәрелә, күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, “Чисталык дәресләре” оештырыла, елга һәм сулыклар ярларын чистарту, паркларны җыештыру, мәктәп һәм авыл территорияләрен яшелләндерү буенча чаралар уза. Мондый акцияләрдә катнашу һәр укучыда экологик культура формалаштыра.
Балаларда экологик культура, экологик аң, туган як табигатенә сак караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүне күздә тотып , безнең мәктәбебездә 10 нчы июньнән алып 16 нчы июньгә кадәр “Табигать балалары” дип аталган җиде көнлек палаткалы лагерь оештырылды. Аның җитәкчесе итеп биология укытучысы Бикчурова З.М., тәрбиячесе итеп Насибуллова Ф.Ш. билгеләнде. Лагерьда 11-13 яшьләрдәге 10 бала ял итте.
Балалар табигать кочагында ял итеп кенә калмадылар, авылыбыз тирәсендәге сулыкларга, парккларга экскурсияләргә бардылар. Лагерьның һәр көне туган як табигатенең үзенчәлекләрен өйрәнүгә, үсемлек һәм хайваннар төрләрен билгеләп, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтенә нәтиҗә ясап үтте. Шул ук вакытта алар эзләнү эшләре серләренә төшенделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Үзенчәлекле мизгелләрнең берсе булып укучылар күңелендә Яңа Тинчәле табигать истәлегенә байбак колониясен, аларның үзләрен һәм ояларын үз күзләре белән күрергә бару булды. Өстәмә материаллар буенча укучылар бу җәнлекләрнең Евразия материгының көньяк өлешендә киң таралгангыгын, шулай ук Камчатка һәм Алтай җирлегендә очрауларын, ә Татарстанның бары тик ике районында - Буа һәм Азнакай җирлекләрендә генә яшәүләрен ачыкладылар. Кешеләр байбакларны тиресе һәм мае өчен аулыйлар. Шуңа күрә балалар аларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шушы кыска гына вакыт эчендә укучылар экологик белеме булган кеше генә табигатебезгә салына торган зыянның нинди нәтиҗәләргә китерүен, мондый аяныч хәлләрдән ничек котылырга мөмкин булуын, табигатьнең матурлыгына хозурланып кына калмыйча, аны саклый белергә кирәклеген дә аңладылар. Палаткалы лагерь балаларның экологик белемен тагын да камилләштерергә ярдәм итте, табигать белән кызыксынуларын арттырды.
Лагерьга йөрүче һәр бала мондый ялдан бик канәгать булып калды. Балаларга ял итү һәм экологик белемнәрен тирәнәйтү өчен барлык уңайлыклар да тудырып, тәрбияви дәресләр биреп, тәмле итеп ашатуны оештыручы мәктәп һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләренә әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Зөлфия Бикчурова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз