Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Гомер юлларын барлаганда
2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Үткән гомернең һәр көне бер мизгел. Фани дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә әнә шушы тузан бөртеге генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү һәм янәшәдәгеләреңнең хөрмәт, ихтирамына лаек булу. Рифкать Җәмалетдинов та үткәннәрне барлаганда еш кына шулар хакында уйланып куя.
Гаилә архивын барлыйбыз. Анда аның турында язылган күп кенә газеталар, фоторәсемнәр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Шактый еллар үткәнлектән сары төскә кергәннәре дә бар. Моннан 40 ел элек армия хезмәтендә алган мактау кәгазьләре генә дә ни хәтле. – Әти- әни гомерләре буе тугры хезмәттә булдылар. Безне дә дөрес яшәргә, тормышны яратырга өйрәттеләр. Шуның өчен дә мин аларга бик рәхмәтле,- ди Рифкать Гарифуллович. 60 яшьлек юбилее көннәрендә ул аларны аеруча сагынып искә ала. Әтисе Гарифулла абзыйның яшүсмер еллары дәһшәтле сугыш чорында сынала. 1941 елда Кече Чынлы авылыннан бер төркем яшь егетләрне фронтка озаталар. Алар арасында әле генә 17 яшен тутырган Гарифулла абзый да була. Курск дугасыннан алып Европа илләренә кадәр барып җиткән якташыбыз сугыш тәмамлангач исән- имин туган ягына әйләнеп кайта. Авылның Сания исемле сылу кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Тудырып үстергән алты баланың берсе генә дә ата- ана йөзенә кызыллык китерми. Өченче бала булып дөньяга килгән Рифкать башкаларга караганда да үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып торган. 14 яшеннән үк сабанчы, йөкче хезмәтен үтәгән егет армия сафларында да сынатмый. Спортның бөтен төре белән чын- чынлап шөгыльләнә башлый. Зур ярышларда катнаша. “Что за казак без коня” дигәндәй, Кече Чынлыда кулларына сөлге алып келәмдә бил алышмаган егет бармы соң инде ул? Район Сабан туйларында да келәм тота ул. 1979 елда “Районның абсолют батыры” исемен яулый. - Спорт миңа тормышта да, эштә дә рухи көч бирде,- дип сөйли Рифкать Гарифуллович. Армиядән кайтып “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер булып эшләгән елларында ук аңа ТАССР Министрлар Советы тарафыннан “Автомобильдә 1982 елгы авыл хуҗалыгы продуктлары ташу отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә. Эш белән берүк вакытта читтән торып Ульяновскидагы төзелеш техникумын тәмамлый. “Сельхозхимия” оешмасында автомеханик, баш инженер һәм механикалаштырылган отряд җитәкчесе хезмәтләрен башкара. 1990 нчы еллар башында авылларны газлаштыру программасы буенча гаять зур бурычлар билгеләнә. Моның өчен районда яңа оешмалар барлыкка килә.Үзен оста оештыручы, тәвәккәл һәм һәр эшне уйлап, җиренә җиткереп үтәве белән танылып өлгергән Рифкатьны, 1992 елда яңа оешкан “Востокстройтрансгаз” участогына начальник иттереп билгелиләр. Шушы елда ук әлеге участок коллективына Буадан Чүпрәлегә кадәр 67 километр озынлыкта, югары басымга исәпләнгән магистраль газ үткәргеч торба салу, ярдәмчел корылмалар төзү йөкләнә. 30 кешедән торган коллектив вакыт белән санашмый, теләсә нинди һава шартларында да билгеләнгән графикны узып эшли. Ниһаять, 1993 елның декабрендә зәңгәр ягулык район үзәгенә килеп җитә. Аның беренче символик факелын да Рифкать Җәмалетдинов кабыза. Аннан соң шундый ук магистральны Чувашия Республикасының Шомыршы районына да сузалар. – Бүгенгедәй хәтердә, 1994 елның ноябрь ахырлары иде. Эшне пландагыдан шактый алда төгәлләдек. Факел кабызу тантанасына Шомыршы районының күп җитәкчеләре һәм Чувашиянең ул вакыттагы Президенты Николай Федоров та килде. Район башлыгы Валерий Фадеев Президентка һәм миңа истәлеккә дип алтынланган самовар һәм чәй сервизы бүләк итте. Бүген дә аларны гаиләбездә бик кадерле ядкәръ итеп саклыйбыз,- ди ул. “Востокстройтрансгаз” оешмасын 12 ел дәвамында җитәкләргә туры килә аңа. Үтә дә тынгысыз булды ул еллар. Районны газлаштыру чорын СССР вакытындагы “БАМ” төзелеше белән тиңләрлек. Алны- ялны белмәгән “Востокстройтрансгаз” оешмасы хезмәткәрләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә барлык торак пунктларга газ килде. Район тарихы елъязмасында бу вакыйга аерым әһәмияткә ия. 2003 елда “Теплосервис” җәмгыятен оештыру бурычы куелгач та, әлеге җаваплы вазифаны Рифкать Гарифулловичка тапшыралар. Яңа коллектив туплап эшли башлаганга да ун елдан артык вакыт узып киткән. Ягу сезонында 16 авылдагы социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү буенча 28 котельныйга хезмәт күрсәтә әлеге оешма. Кышның зәмһәрир чатнама суыкларында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китәргә туры килә аларга. – Нинди генә эштә эшләсәм дә, тормыш иптәшем Фәридәгә бик рәхмәтлемен. Бик иртә китеп, соң гына кайткан вакытлар да булды. Ял көннәрендә дә өйдә аз булырга туры килә,- ди ул гаиләсеннән канәгатьлек белдереп. Фәридә ханым үзе дә гомере буе пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында эшләгән. Ире турында гел шатланып сөйли: “Гаиләбезнең терәге ул безнең әтиебез. Балаларыбыз Ринат, Эльмира һәм Рамилне дә һәрчак кешелекле булырга, эшне, тормышны яратырга өйрәтте. Ә гомер дигәнең чыннан да агымсуга охшаган, 36 ел бергә яшәгән гаилә тормышы сизелми генә үтте дә китте менә,- ди Фәридә. Әйе, узган гомерең, башкарган хезмәтең үзеңә һәм әйләнә- тирәдәгеләргә бәхет- шатлык өстәсә һәм син үзеңнең аларга кирәклегеңне тоеп яшәсәң генә күңелдә канәгатьлек хисе туа. Рифкать Гарифуллович шуңа да үзен бик бәхетле кеше дип саный.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз