“Без-табигать балалары”

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтүне күздә тотып,безнең Иске Шәйморза мәктәбендә “Табигать балалары” дип аталган палаткалы лагерь оештырылды. Монда 11-13 яшьләрдәге 10 бала ял итте. Алар табигатьне саклау, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү кебек төрле сорауларга җавап эзләделәр. Лагерьнең һәрбер көне көн үзәгенә куелган проблеманы чишүгә юнәлдерелгән иде. Лагерь җиде көн генә эшләсә дә, укучылар шушы кыска вакыт аралыгында бик күп эзләнү эшләре алып бардылар. Палаткалы лагерь балаларның экологик белемен тагын да камилләште-рергә ярдәм итте. Лагерьда укучылар, үзләре өчен дә бик күп күләмдә мәгълумат алдылар, көннәрен һәм вакытларын да кызыклы итеп үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International