Егетләр тәмәке тартучы кызларны яратмый

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Егетләр тәмәке тартучы кызларны яратмый
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе хатын-кызларның тәмәке тартуын хупламый һәм 40 яшькә кадәрге гүзәл затларга тәмәке сатуны тулысынча тыярга кирәк, дип саный.

Әлеге төр сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Анда барлыгы 1600 кеше катнашкан. Сораштырылучыларның 52 проценты хатын-кыз тәмәке тартырга тиеш түгел дип саный һәм шуңа күрә 40 яшькә кадәрге гүзәл затларга тәмәке сатуны тыярга киңәш итә. Россиялеләрнең 33 проценты исә бу фикер белән килешми. Тарту-тартмау һәркемнең үз эше, дип белдерә алар.

Хатын-кызларга тәмәке тартуны тыярга кирәк дигән фикер белән күбесенчә ир-атлар килешә. Аларның саны 56 проценттан да артып китә. Шунысы сәер, бу идеяне күбесенчә 24 яшькә кадәрге егетләр хуплый. Ә менә сораштыруда катнашкан россиялеләрнең яше югарырак булган саен, ул тәмәке тартучы хатын-кызларга карата йомшаграк.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, аз керемле россиялеләр шулай ук бу идеяне хуплый һәм гүзәл затлар әлеге начар гадәттән ерак торырга тиеш дип саный. Рәхәт тормышта яшәүчеләр исә, киресенчә, бу фикер белән килешми.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International