Бүген- иртәгә солдатка юлланасы егетләрне алып Казанга юнәлергә тиешле автобус кузгалырга берничә минут вакыт калды. Аларны авылдан озата килгән әти- әниләре, туганнары һәм дуслары бары тик бер теләк, Ватанга тугры хезмәт итеп, исән- имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Алдан ук шуны әйтик, республика хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, армия хезмәтенә алынучы егетләребезнең 90 процентка якыны тулы әзерлекле. Физик яктан да, белгечлекләре буенча да армия таләбенә туры килә икән.