Татарстанда 1 атна эчендә 300ләп кешене талпан тешләгән

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Татарстанда 9-15 июнь көннәрендә 293 тапкыр кешеләрне талпан тешләү очрагы теркәлгән, шул исәптән 48 очракта балалар зыян күргән. Казанда талпан тешләгән кешеләр 40, шуның 17се балалар.

Быел Татарстанда барлыгы 2034 кешене талпан тешләгән, шуның 503е - балалар. Казанда 404 очрак теркәлгән, 104е - балалар. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда тешләүләр саны, бигрәк тә Казанда (1,5 тапкырга), арткан.

Барлыгы 400 талпан тикшерелгән, шуларның 194е - кешегә кадалган талпаннар. 17 талпан энцефалитлы булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International