Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Кәкерледә авыл тарихын барлаган китап презентацияләделәр
2014 елның 17 июне, сишәмбе
Яңа Кәкерледә авыл тарихын барлаган китап презентацияләделәр
Авыл тарихын барлаган китап презентацияләүләр, авыл көннәре, кече Сабантуйларның узуы соңгы елларда күркәм төс ала бара. Бер-берсенә туганлык җепләре белән бәйләнгән авылдашлар, якташлар туплана бер тирәгә. Алар өчен күңел ачу чараларын, бүләкләүләрне оештыручыларга рәхмәт дими ни дисең?! “Борынгы Яңа Кәкерле“ китабын презентацияләү көнне дә бер-берсе белән кочаклашып күрешүчеләрне, хәтта елашучыларны ике адым саен диярлек күрергә мөмкин иде. Әйе, торган саен сагындыра, йөрәкләргә якын була бара шул ул, туып-үскән җир!
Бәйрәмне исә авылдашлары өчен Мәскәү шәһәрендә үз эшләрен булдырган Җәмил Хәйруллин, Фәргать Алиуллин, Азат, Җәмил, Илсур Сафиннар оештырганнар. Яңа Кәкерле ул сәнгать мәйданына Илсаф, Айрат Җамалтдинов кебек артистларны биргән як та. Алар да иҗатташ дуслары: Илсөя Бәдретдинова, Илфак Шиһапов һәм башкаларны алып кайтканнар иде бәйрәмгә. Бәйрәм башланыр алдыннан, иртән, дүрт корбан чалынды. Аның ите һәм шулпасы, тәм-томнардан өлкәннәр авыз итте. Көннең икенче яртысында исә мәйданда бала-чага, яшь җилкенчәк тә, өлкәннәр дә мәш килде. Уеннарның нинди генә төре, бүләкләрнең дә ниндие генә юк. Кул көрәштерүдә, аркан тартышуда, штанга күтәрүдә, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда яңакәкерлеләр, башка авыллардан килгән кунаклар өчен дә бер үк шартлар тудырылган иде. Ә менә көрәшкә аерым бер кагыйдәләр кертелде. Билгеле, бу да зур суыткыч кебек бүләкләрнең авылдашлар өлешенә тисен өчен эшләнде. Һәм абсолют батыр исеменә лаек булган Илгиз Асадуллин тәкә белән шундый бер зур бүләкне алды да.
Яңакәкерлеләр әле моның белән генә чикләнеп калмыйча, “Борынгы Яңа Кәкерле“ дигән китап та нәшер иткәннәр. Бу китапның төп иганәчесе һәм оештыручысы ИлСаф булган диделәр. 500 экземплярда нәшер ителгән китапны ул үзе дә сатып алган. Чөнки сатудан тупланган акча да авыл зираты янын төзекләндерүгә тотылачак икән. Мондый саваплы гамәлне куәтләп, авылдашлар китапны сатып алып та бетергәннәр. Тагын сораучылар булса, авыл турындагы китап яңадан бастырылачак, дип аңлаттылар.
Билгеле, авылда да мондый җәмгыяви эшләрне башлап йөрүчеләр булмаса, читтән торып кына күркәм бәйрәмне кеше күңеленә хуш килерлек итеп оештыра алмас идең. Бу уңайдан бәйрәмдә мәктәп коллективына, аның җитәкчесе Шамил Абдрахманов һәм аның улына карата рәхмәт сүзләре әйтелде. Кичен бәйрәм салюты атылды, күктәге болытлар да күркәм мәҗлесне шифалы яңгыр тамчылары белән сәламләде.
Миңсылу Исхакова:
–Авыл бик якын шул. Яшел Үзән районында яшибез. Балалар, әйдә, дигәч җилкенеп кайттым. Туганнар, дуслар белән күрешү үзе бер гомер бит ул!
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз