Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре билгеле

2014 елның 17 июне, сишәмбе
  Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре билгеле 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.

Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт)   Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме – 4 октябрьгә.

Фитыр сәдакасе күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга  – 330 сум. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һөм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.  

dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International