Чүпрәле районында әлеге традиция моннан биш ел элек яңартылыды. Беренчеләрдән булып, әлеге бәйрәмгә Алешкин-Саплык авылы старт бирде, аннан Городище, Уби, Матак һәм менә быел бишенче мәртәбә ул Чуваш Чүпрәлесе авыылында уза. Шушы еллар эчендә ул чувашларның гына түгел, ә Чүпрәледә бердәм булып яшәүче татарларның да яраткан бәйрәменә әверледе. Әйтергә кирәк, бәйрәмнең эчтәлеге белән татарларның Сабантуйга да охшашлыгы бар.
Бәйрәмдә олы кунаклар: район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Чебоксар шәһәреннән “Тус” җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов, Ульяновск өлкәсе «Еткер» чуваш фонды президенты Олег Мустаев һәм “Сувар” чуваш газетасының баш редакторы Константин Малышев чыгыш ясап, бәйрәмгә килүчеләрне һәм авыл халкын котлап, изге теләкләрен юлладылар. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров бәйрәмне оештырырыга булышучыларга, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Тантаналы ачылыштан соң, җыр-моңга, төрле милли уеннарга урын бирелде. Көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, армрестлинг яратучылар көч-куәтләрен сынарга керештеләр. Бала-чага, хатын-кызлар да читтә калмады. Кемдер капчыкта сикерде, көянтә белән су ташыды, аркан тартышты, ә мәйданның икенче ягы футбол һәм волейбол сөючеләрне җыйнады.