Чүпрәленең IT-чемпионнары

2014 елның 10 июне, сишәмбе
IT-чемпион” республика бәйгесендә Татарстан районнарыннан 93  меңгә якын мәктәп укучысы катнашты. Мәктәп укучылары 106 меңнән артык татарстанлыны ТР Хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәтте.

Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан җиңүче өч укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең  информатика укытучысы Рамил  Абдрахманов житәкчелегенда. укучылар шушы бәйгедә катнаштылар һәм Ильяс Вильданов (4 нче сыйныф)- район буенча  беренче урынны, Айваз Закиров (8 нче сыйныф)  өченче урыннарны яуладылар.

Декабрь аенда, шулай ук, “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүчеләрне дә билгеләп үтәчәкләр.  Ә хәзерге  вакытта Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучылары  IT-чемпион бәйгесендә  республика топ-лидерлары арасында өченче урынны били.  Бәйгенең җиңүчеләрен  котлыйбыз һәм уңышлар телибез.


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International